Тәүге мәлдә үк республика түрәләренә дөньяның иң уңышлы мэрларының берсе дип исәпләнгән Нью-Йоркның элекке мэры Рудольф Джулиани кебек булу бурычы куелды. Аның “ватык тәрәзәләр теориясе”ндә әйтелүенчә, әгәр көн дә ныклап тырышсаң, тормышны яхшы якка үзәртеп була. Шулай, ул криминал Гарлемны урта хәлле халык яшәгән респектабельле район итеп күтәрә алган. Әгәр бер “ватык тәрәзә” белән килешсәң дә, проблема хәл ителмәячәк.
- Балалар түбәсе килеп төшәргә торган мәктәпләрдә укырга тиеш түгел. Кешеләр сәгатьләр буена поликлиникада, күпфункцияле үзәктә чиратта, ә кыш көне автобус тукталышларында туңып торуы белән килешергә ярамый. XXI гасырда балаларның караңгы вакытта мәктәптә укуына битараф булырга тиеш түгелбез.
Йортларда җылы һәм якты булсын, анда ремонт үткәрелсен, урамнарда, ихаталарда һәм подъездларда чисталык булсын өчен власть кайгыртырга бурычлы. Соңгысында бернинди батырлык та юк, республика халкы көнкүрештәге мөһим мәсьәләләрнең хәл ителүен көтә, - диде Радий Хәбиров.
Социаль мәсьәләләргә Радий Хәбиров вакытының күп өлешен бүлде. Ярты сәгать эчендә генә хөкүмәт дистәләгән яңа йөкләмә алды. Мәсәлән, республика халкы өчен балалар бакчасына түләү, инвалид бала тәрбияләү буенча пособиенең күләмен арттыру, мондый гаиләләргә балаларны реабилитацияләү, шул исәптән шәхси үзәкләргә сертификатлар бүлүне ике тапкыр арттыру өчен миллиард сум акча табарга кушылды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә фатир чыгымнарын - 200 миллионга, биш һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә 500 миллион сумга кадәр арттырырга, диде.
Башкарыласы зур эш күләменнән бу мәлдә финанс министрының йөзендә борчылу сизелде. Ләкин ул моны күрсәтергә теләмәде.
Ә йөкләмәләр бер-бер артлы яуды.
- Активлык күрсәтегез, кирәкле белгечләр табыгыз, аларга социаль һәм көнкүрештә җайлашырга ярдәм итегез. Кирәк икән, алар биредә эшкә калсын өчен җырлагыз, биегез. Сезнең тырышлыгыгыз якташларыгызның сәламәтлеге белән кайтыр, - диде Р.Хәбиров, төбәкләрдә табилар җитмәвен ассызыклап.
Туган яктан китү теләге булмасын, уңайлык һәм матурлыкны үзебездә булдырырга кирәк дип, очрашуның икенче өлешен Радий Хәбиров “уңайлы мохит”кә багышлады.
- Халык белән кайда гына очрашмадым, аларны авылда эш булмау проблемасы борчый, шул сәбәпле ир-егетләрнең күбесе акча эшләргә республикадан читкә китә. Минемчә, бүгенге көндә ул республика өчен иң төп мәсьәләләрнең берсе. Безгә лаеклы хезмәт хакы булган яңа эш урыннары булдырырга, яңа производстволар ачарга кирәк, - диде төбәк башлыгы.
Авыл хуҗалыгын гына алыйк. Агросәнәгать комплексы икътисадны үстерүнең иң мөһим ноктасы булырга мөмкин.
- Без 350 миллиард сумны файдаланабыз, ә 170 миллиард сумлык җитештерәбез, ягъни аның яртысын, - диде Хәбиров.
Соңыннан төбәк башлыгы ел саен безнең мәктәпләрне тәмамлаучыларның башка төбәкләрдәге уку йортларына укырга китүләрен билгеләде. Алар читкә китмәсеннәр өчен безнең университетлар алдынгы Русия уку йортлары дәрәҗәсенә җитәргә тиеш. Моның өчен хөкүмәт ел азагына кадәр Технополис – республика Фән һәм технология йорты төзергә һәм заманча вузара кампус – зур заманча гомумторак төзергә тиеш.
Өч меңгә якын ихаталарны ремонтлау таләп ителә. Киләсе елда Башкортстан бу максаттан тагы 3,5 миллиард сум, подъездларны ремонтлау өчен 1 миллион сум бүләчәк.
- Мондый программалар башка төбәкләрдә эшли. Алты ел эчендә 26 меңнән артык подъездны төзекләндерергә һәм бу проблеманы бөтенләй ябарга ниятлибез, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстанның яңа девизы
Башкортстанда “БЕЗ ЯХШЫРАК БУЛДЫРАБЫЗ!” язулы футболкалар чыгаручылар алтынга күмеләчәк. Төбәк башлыгы фикеренчә, нәкъ ул безнең киләчәккә девизыбыз булачак.
Республикада, ягъни һәр кешенең көндәлек эшендә һәм тормышында гаделлек таләбе сизелә. Барынна элек, “йолдызлар”га омтылу алдыннан тәүдә җирдә канәгатьләндерерлек эшләргә кирәк.
Гаделлекне мин үзем ничек аңлыйм соң?
*Тырышып һәм намуслы эшләгән кешеләрнең лаеклы хезмәт хакы алуы.
* Дәүләткә дистәләгән елларын багышлап, ветераннар үзләрен онытылган кешеләр итеп тоймавы.
*Дәүләттән “үзебезнеке” яки “чит”ләргә бүлми генә ярдәм күрсәтелүе. Хуҗаларның “яраткан” яки “яратмаган” хезмәткәре булмавы.
*Закон алдында һәр кешенең тигез булуы.
Үсешкән муниципалитетлар артта сөйрәлгәннәргә ярдәм күрсәтүе. Гомумән, көчлеләр олы яшьтәгеләргә, балаларга, мохтаҗларга ярдәмгә килүен гаделлек дип саныйм.
Авылда яшәүче, яхшы укучы һәм үз өстендә эшләүче һәр егет яки кызның туган республикада уңышка ирешергә мөмкинлеге булуы ул – гаделлек.
Дмитрий Казанцев, сәясәтче:
- Тарихта тәү тапкыр төбәк башлыгы мөрәҗәгатьнамәсендә казанышлар, сәясәт, икътисад, инфляция һәм тулаем продукт турында яңгыраешлы отчет буларак түгел, гаделлек һәм дәүләтнең бурычлары, табиблар җитмәве, күпбалалы гаиләргә ярдәм кебек, республикада яшәүче гади кешеләрнең тормышына кагылышлы көнүзәк проблемалар күтәрелде. Радий Хәбировның: республика халкы властьтан батырлык көтми, тәү чиратта, алар бу мәсьәләләрнең тормышка ашуын тели һәм ул Башкортстан җитәкчелегенң төп локомативы булачак, дигән сүзләренә игътибар итегез.
Анык бурычлар һәм максатлар
Радий Хәбировның чакыруы буенча тантанага тәү тапкыр хезмәттә һәм җәмәгать тормышында уңышларга ирешкән Башкортстан халкының килүе быелгы Мөрәҗәгатьнамә өчен яңалык булды. Безнең район вәкилләре мөһим сәяси вакыйга турында үзләренең тәэссоратлары белән уртаклаша.
Кырмыскалы районы муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф. Сабиров:
- Республика Башлыгы бурычларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның мөрәҗәгатьнамәсе уңайлы шартларда үтте. Мөрәҗәгатьнамәдә катлаулы терминнар һәм саннар файдаланмады. Ул турыдан-туры Башкортстан халкына һәм түрәләргә мөрәҗәгать итте. Барлык өлкәләрдә дә тәртип булдыру кирәклегенә басым ясады.
Төбәк җитәкчесе халыкны борчыган проблемалар белән шөгыльләнергә һәм социаль-икътисадый өлкәне күбрәк финансларга чакырды.
Рим Исхаков, Бишаул-Уңгар урта мәктәбенең тарих һәм җәмәгать белеме укытучысы:
- Миңа, тәү чиратта, Радий Хәбировның язуга карамыйча, төгәл итеп сөйләгән чыгышы ошады. Шунысы куанычлы, барлык дәрәҗә җитәкчеләре эшчәнлегенә юнәлеш бирде һәм аларга вазыйфа гына биләмәскә, ә бурычларын төгәл үтәргә кушты.
Республика башлыгы бурычларын вакытлыча башкаручының мөрәҗәгатьнамәсе халыкның тормышын яхшыртуга, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәләрендә тәртип булдыруга юнәлтелгән. Шул ук вакытта, муниципалитет башлыкларыннан сорау катгый булачак, дип белдерде.
Екатерина Уфимцева, “Артемида” җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы:
- Үзенең чыгышында Радий Фәрит улы республиканы борчыган проблемалар турында сөйләде. Аларның берсе балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсенә кагылды. Шунысы куанычлы, хәзер бу мәсьәлә республика җитәкчесенең күзәтүе астында булачак. Ул балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелешенә өстәмә акча бүленәчәк, дип белдерде. Авылларда медицина кадрлары җитмәве сизелә. “Земский доктор” программасы Подлуб авылындагы проблеманы хәл итәр, дип ышанам. Башкасына зарлана алмыйбыз, гомумән, без тормыштан канәгать.
Светлана Гайфуллина, район үзәк дәваханәсенең баш шәфкать туташы:
- Мондый чарада тәү тапкыр катнаштым. Биредәге атмосфера таң калдырды – конгресс-холл фойесында милли оркестр яңгырап торды. Залда сәясәтчеләр белән бергә күпбалалы ата-аналар, авыл хуҗалыгы эшчәннәре, табиблар, укытучылар, полиция хезмәткәрләре җыелган иде. Үзенең чыгышында Радий Хәбиров хезмәт алдынгыларына мөрәҗәгать итүдән башлап җибәрде. Шунысы куанычлы, Мөрәҗәгатьнамәдә медицина, бәләкәй балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү, сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүчеләргә пособие күләмен арттыру, авыл халкының гаиләсеннән аерылып эш эзләп читкә китүләре кебек проблемаларга зур игътибар бирде.