- Безнең районда авыл халкы өчен мөһим партия проектлары тормышка ашырыла. Узган елда “Шәһәр мохите” проектында 8 ихата һәм 4 җәмәгать биләмәсе катнашты. “Реаль эшләр” проектына 5 объект кертелде. “Кече туган ягым мәдәнияте” проекты буенча “Юбилейный” кинотеатры бинасына ремонт үткәрелде. “Балалар спорты” проекты ярдәмендә Ефремкино урта мәктәбе укучылары физкультура дәресләрен һәм спорт уеннарын яңартылган спорт залында үткәрү мөмкинлеге алды. Алда безне тагы да зур эшләр көтә. Халык белән аралашып, бергәләп без теләсә-кайсы эшләрне дә ерып чыгарбыз, алдыбызда торган бурычларны үтәрбез, дип ышанам, - диде үзенең чыгышында Альфир Фәрхәт улы.
Бу көнне башлангыч бүлекчәләрнең иң актив секретарьлары И.М.Моратшин, В.Н.Богаченко, З.Ф.Садретдинова һәм Э.И.Байбулатовага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җыелыш азагында муниципаль район Советы секретаре А.З.Сәетгалин “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе конференциясенә делегат итеп сайланды.