Үзән
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
15 февраль 2019, 11:38

Мөһим карарлар кабул ителде

Район хакимиятендә Кырмыскалы район Советының отчет утырышы үткәрелде. Анда район хакимияте башлыгы А.Ф. Сабиров, БР мәдәният министры Ә.И. Шафикова, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Р.Ю. Бабич, район прокуроры А.Т. Әминев, район хакимияте башлыгы урынбасарлары, авыл биләмәләре башлыклары, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашты.

Район хакимиятендә Кырмыскалы район Советының отчет утырышы үткәрелде. Анда район хакимияте башлыгы А.Ф. Сабиров, БР мәдәният министры Ә.И. Шафикова, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Р.Ю. Бабич, район прокуроры А.Т. Әминев, район хакимияте башлыгы урынбасарлары, авыл биләмәләре башлыклары, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашты.
Хакимият башлыгы А.Ф.Сабиров 2018 елда районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.
- Район халкын уңайлы һәм хәвефсез тормыш белән тәэмин итү өчен акча кирәк, моңа икътисадның реаль секторы эшләгәндә генә ирешеп була. Шулай, 1 гыйнварга үзебездә 1 миллиард 891 миллион 600 мең сумлык товар җитештерелде, эшләр башкарылды һәм хезмәтләр күрсәтелде. Узган елның 9 аенда гына инвестицияләр күләме 381 миллион сумнан артык тәшкил итте. “Артемида” токымчылык хуҗалыгы - корылма сатып алу һәм төп көтүгә таналар кертү, “Үзәк” МТСы – транспорт чараларын модер­низацияләү, “Башкортстанның челтәр компаниясе” җәмгыяте - трансформатор подстанцияләрен реконструкцияләү, “Алатау” җәмгыяте – төп көтүгә таналар кертү, “Башкиравтодор” җәмгыятенең Кырмыскалы юл төзү-төзекләндерү идарәлеге автопаркны яңарту исәбенә инвестицияләр күләменә шактый өлеш кертте. Авыл хуҗалыгы производствосында 76 мең гектардан артык сөренте җирләре бар, аларны эшкәртү белән 280 кеше шөгыльләнә. Уртача хезмәт хакы 18599 сумга җитте. Киләчәктә икъти­садның бу өлкәсен үстерүне без, тәү чиратта, кооператив хәрәкәтен киңәйтүдә күрәбез. Агымдагы елда сөт җыеп эшкәртү, ит җитештерү һәм бал җыю буенча тагы өч кооператив төзергә планлаштырабыз, - диде үзенең чыгышында Альфир Фәрхәт улы. Шулай ук район башлыгы мәгариф мәсьәләсенә дә тукталып үтте һәм районда мәктәпләрне бер сменалы укуга күчерү буенча дәүләт программасы тормышка ашырылуын билгеләде.
- Соңгы елларда Константиновка, Сахай һәм Кабак авыллары мәктәпләрендә ул уңай хәл ителде. Тиздән Прибельский авылында яңа мәктәп сафка кертелү белән биредә дә икенче смена бетереләчәк. Бүгенге көндә Олыкүл, Прибельский һәм район үзәгендәге ике мәктәптә уку ике сменада оештырыла.
Шулай ук күпфункцияле үзәк эшчән­легенә дә тукталды.
- 2018 елда штат 8 кешегә артты. Бер үк вакытта 8 белгеч, авыл биләмәләрендә 2 белгеч гражданнарны кабул итә. Күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты арта, агымдагы елның гыйнварында бирегә мөрәҗәгать итүчеләрнең көтү вакыты 4 минут тәшкил итте. Моңардан тыш, агымдагы елда дүрт авыл биләмәсендә территориаль структура бүлекчәләре ачарга планлаштырабыз. Анда үзәк белгечләре урындагы халыкны даими кабул итәчәк, - диде Альфир Фәрхәт улы.
Мәдәният министры Ә.И.Шафикова җыелучыларны төбәк башлыгы бурычларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменнән сәламләп, ирешелгән уңышлар өчен Альфир Фәрхәт улына рәхмәт белдерде.
- Кырмыскалы районы мәдәниятне үстерү буенча алдынгылар исәбендә. Биредә генә җиде күпфункцияле үзәк бар. Шунысы куанычлы, Кабак авылында яңа клуб һәм район үзәгендәге кинотеатрны ачу тантанасында катнашу бәхете тиде. Башкарылган эшләр өчен Альфир Фәрхәт улына рәхмәт. 2019 ел кырмыскалылар өчен уңышлы булыр һәм тагы да зуррак нәтиҗәләргә ирешелер, дип уйлыйм. Шулай ук биш көнлек укуга күчү уңаеннан шимбә көнне иртән мәктәп укучылары өчен барлык шартлар тудырылсын, алар түгәрәкләргә, спорт клубларына йөресен, өстәмә белем алсын өчен мәдәният учреждениеләренең эш графигын карап чыгарга теләр идем, - диде Әминә Ивни кызы.
Утырышта 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында Прибельский авыл Советы хакимияте башлыгы Р.Р. Әхмәтов, районның мәдәният бүлеге начальнигы Г.М. Әминева, “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыяте директоры Ф.Г. Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады. Ә финанс идарәлек начальнигы И.Җ. Хәмитов “Ачык республика” порталындагы “БР тавышы” проекты битендә бюджет тематикасы буенча җәмәгать фикерен белү өчен сорау алу үткәрергә тәкъдим итте.
Бу һәм башка мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: