Мәгълүм булуынча, Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Гадәттәгечә чара Кремльнең Георгий залында узды, анда меңнән артык чакырылган кеше катнашты. Алар арасында Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, субъектларның закон чыгару җыелышлары рәисләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән регионнарның иҗтимагый палаталары башлыклары, иң эре массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты.
Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ил башлыгы чыгышына карата үз фикерен белдерде:
– Әлеге документның төп идеясе илнең эчке социаль һәм икътисадый үсеше, аның чик-ләре иминлеген, бәйсезлеген тәэмин итү мәсьәләләренә бәйле. Барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрне, коммунизм килгәнен көтеп утырмыйча, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен эшлекле гамәлләр кылырга чакырып, Президент күпбалалы гаиләләр, пенсионерларның тормышын яхшырту буенча радикаль чаралар күрергә кирәклеген билгеләде.
Социаль түләүләрне, хәерчелекне бетерү, медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту, мәктәпләрне модернизацияләү һәм техник яктан заманча җиһазландыру, төрле тармакларда хезмәт хакы дәрәҗәсен арттыру, фәнне һәм югары технологияле җитештерүне үстерү бурычлары куелды. Дәүләт башлыгы Юлламада куйган бурычлар урыннарда оператив хәл итүне таләп итә.
Халык сәламәтлеге - беренче урында
Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юлламасында медицина ярдәмен Русиянең барлык торак пунктларында да бөтен кеше дә файдалана алырга тиешлеген ассызыклады.
– 2020 ел ахырына кадәр медицина ярдәмен Русиянең барлык торак пунктларында да бөтен кеше дә файдалана алырга тиеш. Белешмә өчен шуны әйтәсем килә: 2019-20 елларда тагын 1590 табиблык амбулаториясе һәм фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк, – диде ул.
Шулай ук, Владимир Путин билгеләвенчә, медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен сәламәтлек саклауны мәгълүматлаштыру булырга тиеш.
Өч ел дәвамында медицина учреждениеләре, даруханәләр, табиблар һәм пациентлар арасында электрон бәйләнеш җайга салынырга тиеш.
Калдыклар белән яңача эшләү - заман таләбе
Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юлламасында чүп-чарны эшкәртү өлешен 60 процентка кадәр арттырырга кирәклеген белдерде.
– Мин Бөтенрусия халык фронтына гражданнар контролен тәэмин итүләрен, шул исәптән иҗтимагый экологик инспекторларга таянуларын сорыйм. Аларның хокук бозулар турындагы һәр сигналы хакимият органнары тарафыннан мәҗбүри рәвештә каралырга, конкрет чаралар күрелергә тиеш.
Якындагы ике елда шәһәрләрдә зур проблема тудырган 30 чүплек ябылырга һәм рекультивацияләнергә тиеш. Шул ук вакытта, яңадан миллионнарча тонна чүп-чар җыймас өчен, калдыкларны эшкәртү өлешен бүгенге 8-9 проценттан 60 процентка кадәр арттырырга кирәк, - диде ул.
Владимир Путин 2020 елдан “Авыл укытучысы” программасын тормышка ашыра башларга тәкъдим итте. Программа авылларга һәм бәләкәй шәһәрләргә күчкән укытучыларга миллион сум акча түләүне күз уңында тота. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, белем бирүнең эчтәлеге дә үзгәрергә тиеш. Дәүләт стандартларында ил үсешенең өстенлекләрен чагылдыру мөһим. Дәреслекләрнең федераль исемлегенә иң яхшы басмаларны кертергә кирәк.
«2006 елда мәктәпләрне интернетка тоташтыра башлаганда бу зур алга китеш булып тоелды, - дип билгеләде Владимир Путин. - Хәзер ил алдында яңа бурычлар тора. Интернет югары тизлекле - секундына 100 мегабит булырга тиеш».
2020 елның 1 гыйнварыннан беренче һәм икенче балага түләүләр планкасын ике яшәү минимумына кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Моңардан тыш, ул беренче һәм икенче балага пособиеләрне җан башына уртача килеме ике яшәү минимумынан кимрәк булган гаиләләр алырга тиешлеген билгеләде. Владимир Путин шулай ук 2019 елның 1 июленнән инвалид балаларны карау буенча пособиеләрне 10 мең сумга тиклем арттырулары хакында әйтте. Президент Үзәк банкка ипотека ставкасын 9% кадәр, ә соңыннан 8% кадәр киметү буенча чараларны тәэмин итәргә кушты.
«Әле күпбалалы гаиләләр өчен ипотека буенча льгота бар, алар 6% түли, калганын дәүләт субсидияли. Ләкин бу чара белән дә сирәк файдаланалар, чөнки льгота 3 яки 5 ел гәмәлдә. Льгота ипотека кредитлавы чорында гамәлдә калсын дигән тәкъдим кертәм, — диде Путин. — Илдәге макроикътисадый хәлнең тотрыклыгын исәпкә алып, өченче һәм артабангы баласы туган гаиләләр өчен өстәмә ярдәм чараларын кертү мөмкин дип исәплим. Аерым әйткәндә, шундый гаиләләр өчен 450 мең сум ипотека бурычын каплау».
Владимир Путин агымдагы ел бюджетында ук бу чараларны яңадан исәпләргә һәм күз уңында тотарга тәкъдим итте. 2021 елның ахырынча яслеләр мәсьәләсен тулысынча хәл итәргә кирәк. 2021 елга тиклем 200 меңнән артык урын булдыру зарур. Шул ук вакытта 90 мең урын быел ук булдырылырга тиеш, дип билгеләде дәүләт башлыгы.
Пенсия буенча түләүләрне яңадан исәпләү
2019 елдан башлап тиешле түләүләр яңадан исәпләнәчәк, алынып бетмәгән акча кире кайтарылачак.
Владимир Путин агымдагы ел башында яңа пенсия системасына күчкәндә индексацияләрдән мәхрүм калган пенсионерларга түләүләрне һәм социаль өстәмәләрне яңадан исәпләргә кушты. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта пенсиясе яшәү минимумыннан түбән булса, пенсионерлар өстәмә ала. Пенсия арткан очракта, өстәмә түләү кими яки бөтенләй түләнми. Бу гаделсезлекне кичекмәстән бетерергә кирәк, диде Русия Президенты.
«Инде агымдагы елдан пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү һәр очракта да, пенсионерның яшәү минимумыннан артырга тиеш, ул ел саен билгеләнә. Ягъни дәүләт башта пенсияне яшәү минимумына кадәр җиткерергә тиеш, ә шуннан соң пенсияләрнең үзләрен һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләргә тиеш», — дип аңлатты дәүләт башлыгы.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.