Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
12 апрель 2019, 11:38

Шәхси мәсьәләләр буенча

Район хакимиятенең кече залында Башкортстан Республикасы мәгариф ми­нистрының беренче урынбасары Мәүлетбирдин Илдар Марат улы шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте. Очрашуда шулай муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров, социаль мәсь­әләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева, мәга­риф бү­леге начальнигы Г.М.Исән­­баева катнашты.

Район халкын көндәлек тормышыбызга кагылышлы мәсьә­ләләр борчыды. Шулай, Кырмыскалы авылыннан Раиса Еремина район җирлегендә сәләтле балалар белән эшләү өчен мәйдан­чыклар булдырылса, инглиз те­лендә иркен аралашу өчен өстәмә бушлай түгәрәкләр эшләсә, бик яхшы булыр иде, дигән тәкъдимен кертте.
Подлуб, Суык Чишмә, Кырмыскалы авылларында балалар арту белән бәйле, балалар бакчалары, мәк­тәпләр төзү мәсьәләсен дә күтәреп чыктылар. С.М.Чугункин исемендәге мәктәп директоры Дамир Әхтәмов мәктәпнең аш­ха­нәсе авария хәлендә булуы хакында әйтте һәм бу мәсьәләне ашыгыч рәвештә хәл итәргә ки­рәк, дип белдерде. Аның соравына Альфир Фәрхәт улы җавап бирде һәм әлеге вакытта “Геоземинформатика” предприятиесе тик­шерү эшләре алып бара, аннан рөхсәт алсак, мәктәпкә янкорма төзелә­чәк, диде. Шулай ук Кырмыскалы авылының көньягында урнашкан яңа бистәдә мәктәп төзү буенча проект барлыгы хакында әйтте.
Илдар Марат улы кү­тәрелгән һәрбер сорауны җентекле тыңлап, анык җаваплар бирде, кайбер-ләрен язып алды.
Гомум алганда, министр урын­басарының район халкы белән очрашуы эшлекле шартларда үтте. Кабул итүгә килүчеләр дә үзләрен борчыган мәсьәләләренә ачыклык кертте, кайсылары шунда ук җавап алып, зур канәгатьлек белән министрга рәхмәт әйтеп таралашты.
Светлана Карпова.
Читайте нас: