Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
13 Май 2019, 13:42

Уңайлы шартларда

Район хакимиятендә “Molod” исемле яшьләр форумы үткәрелде. Катнашучылар үзләренең социаль проектларын тәкъдим иттеләр һәм фикерләре белән уртаклаштылар.

Район хакимиятендә “Molod” исемле яшьләр форумы үткәрелде. Катнашучылар үзләренең социаль проектларын тәкъдим иттеләр һәм фикерләре белән уртаклаштылар.
Форум чикләрендә, алар район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров белән очрашып-сөйләштеләр.
- Очрашу уңайлы шартларда үтте. Яшьләр мөһим сорауларына җавап кына алып калмады, районның социаль проб­­лемалары өчен борчылу да белдерде. Тирә-як мохит, асылда, чыгарылыш кичәлә­рендә һәм төрле тантаналарда һавага гелийлы шартлар очыруны туктатырга тәкъдим иттеләр, чөнки алар безнең экологияне пычрата. Ра­йон­ның КВН командасына ярдәм күрсәтү турында мәсь­әлә дә күтәрелеп чыкты. Әл­бәттә, без бу команданы гына түгел, җиңү яулаучы яшь җыр­чы, биюче, спортчы, му­зыкант­ларга да ярдәм итә­чәк­без, - диде Альфир Фәрхәт улы.
Бу форумда үзләренең һәм тирә-як мохитне яхшы якка үзгәртү теләге белән янган актив яшьләр катнашты. Алар арасында Прибельский авыл биләмәсе яшьләре аерылып торды, дисәң бер дә ялгыш булмас. Алар 4 проект әзерләп алып килгән.
- Тормышта иң мөһиме – алдыңа максат һәм бурычлар куеп, шуңа омтылу. Үзеңнең уй-хыялларың турында курыкмыйча сөйләргә һәм жюри әгъзалары хөкеменә тәкъдим итәргә кирәк, - дип ассызыклады үзенең чыгышында район хакимияте башлыгы урынбасары Флизә Макеева.
Эксперт комиссиясе беренче урынны ике кешегә би­рер­гә карар итте. Башлангыч сыйныф укучылары өчен уен зонасы булдыру идеясе өчен Прибельский авылыннан Илья Михай­лов һәм китап­ханә базасында “Библиоша” театр студиясе төзү теләге белән янган Людмила Дмитриева 20 000 сум грантка ия булдылар.
- Һичшиксез, ике проект та мөһим һәм аларны арытабан тормышка ашырырга кирәк. “Прибельский авылында чүп-чарны аерым җыю” проекты­ның авторы Мәдинә Заһидул­ли­нага 10 000 сум күләмендәге грант тапшырылды. Бу акчага инициатива төркеме пластик, кәгазь һәм хәвефле әйберләр салу өчен махсус контейнерлар сатып алачак, - диде район хакимия­тенең мәгълүмати-аналитика бүлеге начальнигы Рушания Хәмәтгалимова.
Ринат Әбделманов.
Читайте нас: