Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
17 Май 2019, 11:46

Алтын медаль — Башкортстан кызында!

“Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) VII члемпионатында катнашу өчен Бөтенрусия сайлап алу ярышлары дәвам итә.

“Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) VII члемпионатында катнашу өчен Бөтенрусия сайлап алу ярышлары дәвам итә.
Пермь краенда әлеге чара кысаларында “Документлар белән тәэмин итү идарәсе һәм архивны алып бару” компетенциясе буенча чемпионатның финалы үтте.
Ярышларда Уфа дәүләт дизайн һәм технология колледжы студенты Диана Замалиева республика данын яклады. Әйтергә кирәк, якташыбыз сынатмады — ярышлар нәтиҗәсе буенча ул беренче урынга чыкты һәм алтын медаль яулады.
— Биремнәр профессионалларга тәгаенләнгән иде. Барлыгы дүрт модуль үтәргә туры килде. Беренчесендә документлар әзерләү белән шөгыльләндек. Икенче модуль — кадрлар, өченчесе — теркәү һәм дүртенче модуль архивлар буенча булды, — диде Диана.
Диана Замалиева - Әлшәй районы кызы. Әлеге вакытта 3нче курста белем ала, Дәүләт хезмәт инспекциясендә практика үтә.
Бу һөнәрне сайлауга карата аның үз фикере бар: “Мин балачактан документлар белән эшләргә ярата идем, шуңа да бу һөнәрне сайладым”, — ди сәләтле кыз.
Диана мондый мәртәбәле бәйгедә беренче тапкыр катнаша. Башта ул төбәк этабында осталыгын күрсәткән, аннан педагогы Татьяна Фарнина белән чемпионатның финалына юлланган. Финалда Русиянең 12 төбәгеннән барлыгы 12 һөнәр остасы көч сынашкан.
#нацпроекты #ВладимирПутин
Фото һәм мәкалә "Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас: