Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
17 Май 2019, 11:27

Мәгариф үсеше - безнең киләчәк!

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Энҗе Ибраһимова. // 17.04.2019 21:10:04Башкортстанга гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга 170 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Шуның 4,9 миллиарды мәгариф бүлегенә юнәлтеләчәк.

Башкортстанга гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга 170 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Шуның 4,9 миллиарды мәгариф бүлегенә юнәлтеләчәк.
Заманча мәктәпләр төзү, югары квалификацияле кадрлар әзерләү өчен республиканың мәгариф тармагы якындагы алты елда 17,3 миллиард сум акча алачак.
Республика шәһәрләрендә һәм авылларында яңа мәктәпләр төзүгә, аларның матди базасын яңартуга шуның 645 миллион сумы бүленәчәк.
Башкортстанның Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, якындагы ике елда 49 мәктәп ачылачак һәм ремонтланачак.
2024 елга мәктәпләрдә икенче сменада белем алуны бетерү бурычы тора. Бу проблема башкалада аеруча кискен. Уфа районының "Миловский парк"ы торак комплексында 1 225 урынлык дүрт катлы мәктәп барлыкка киләчәк. Аны төзү өчен акча республика бюджетыннан бүлеп бирелә.
Тагын бер мөһим бурыч – бөтен илгә танылган "Сириус" белем бирү үзәге аналоглары буенча сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәкләрен булдыру. Уфада алар республика сәнгать гимназия-интернаты базасында һәм Республика инженерлык лицее-интернаты базасында ачылды да инде.
Шулай ук быел федераль бюджеттан Башкортстанга югары квалификацияле белем бирү үзәкләрен ачу өчен - 211,4 миллион сум, республика мәктәпләрен заманча җиһазландыру өчен тагын 128,5 миллион сум һәм пенсия алды яшендәгеләрне һөнәри укыту һәм өстәмә белем бирүгә 103 миллион сум бүленә.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин;
ФОТО: Фото Олег Яровиков фотосы.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас: