Үзән
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
17 Май 2019, 11:20

Сәламәтлек саклау өлкәсендә эш катгый!

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Энҗе Ибраһимова. // 17.04.2019 21:06:48Башкортстанга гомумдәүләт проектларны үстерүгә алты ел эчендә 170 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Шуларның 4,9 миллиард сумы инфаркт һәм яман шеш белән көрәшкә, яңа балалар дәваханәләре булдыруга бүленәчәк, ә алты ел эчендә медицинага барлыгы 16,5 миллиард сум күчереләчәк.

Башкортстанга гомумдәүләт проектларны үстерүгә алты ел эчендә 170 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Шуларның 4,9 миллиард сумы инфаркт һәм яман шеш белән көрәшкә, яңа балалар дәваханәләре булдыруга бүленәчәк, ә алты ел эчендә медицинага барлыгы 16,5 миллиард сум күчереләчәк.
Медицина онкология оешмаларын яңадан җиһазландыруга 666 миллион сум акча тотынылачак. 2020 елда моңа чыгымнар миллиардтан артып китәчәк. Уфада онкодиспансерның яңа хирургия корпусын төзеп бетерәчәкләр һәм сафка бастырачаклар. Район дәваханәләрендә дә онкобүлекләр булдырылачак.
Мәсәлән, Дуван районы дәваханәсендә быел онкология белән авыручылар өчен 15 урын барлыкка киләчәк. Дәваханәдә диагностика да, дәвалау да булачак.
Яңа дәвалау учреждениеләре төзелешенә 500 миллион сум бүленә. Балалар поликлиникаларының матди-техник базасын яхшыртуга 296 миллион сум акча тотынылачак. Авыл биләмәләрендә яңа ФАПлар һәм күчмә медицина комплекслары булдыруга 260 миллион сум юнәлтеләчәк.
“Земский доктор” программасына республика 62 миллион сум алачак, моңа республика үз бюджетыннан өстәмә рәвештә 50 миллион сум бүлеп бирәчәк. Тагын 125 миллион сум медицина кадрларын бүләкләүгә тотынылачак.
Муниципалитет башлыкларына һәм медицина учреждениеләре җитәкчеләренә Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, әлегә республикада табиблар белән вәзгыять кискен тора, чөнки биш мең балага бер педиатр туры килә.
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, республиканың медицина кадрларына булган ихтыяҗы бүген 1 682 белгеч тәшкил итә. Өстәвенә, авыл территорияләре өчен 386 белгеч кирәк, гадәттә, бу - терапевтлар һәм педиатрлар.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин;
Фото: Олег Яровиков фотосы.
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Читайте нас: