Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
20 Май 2019, 11:04

"Демография"- халыкка иң кирәкле проект

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Резеда Галикәева // 27.04.2019 10:25:15Башкортстанда "Демография" дәүләт проекты кысаларында 2020 елга кадәр өч яшьтән кечерәк балалар өчен 7 мең урынлык 43 балалар бакчасы төзеләчәк.

Башкортстанда "Демография" дәүләт проекты кысаларында 2020 елга кадәр өч яшьтән кечерәк балалар өчен 7 мең урынлык 43 балалар бакчасы төзеләчәк.
Бу максатларга 4,5 миллиард сум акча тотынылачак.
1470 урын ике яшькә кадәр балалар өчен оештырылачак, учреждениеләрне капиталь ремонтлау исәбенә 5 мең 439 урын булдырылачак.
Республиканың Мәгариф министрлыгы 2021 елга өч яшькә кадәр балаларны урыннар белән тәэмин итеп бетерергә ниятли. Шулай ук, 2020-24 елларда ел саен бюджеттан бүленгән субсидияләр исәбенә шәхси балалар бакчаларында ким дигәндә биш төркем ачу планлаштырыла.
"Демография" дәүләт проектына "Балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме", "Хатын-кызларның мәшгульлеген тәэмин итү", " Өлкән буын", "Халык сәламәтлеген ныгыту", "Спорт- тормыш нормасы" федераль проектлары керә. Аны гамәлгә ашыруга 3,1 триллион сум акча бүленә.
#нацпроекты #владимирпутин
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Фото: Газета.ру
Читайте нас: