Үзән
+23 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
20 Май 2019, 11:10

«Мәдәни мохит» үсеш ала

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Зөһрә Исламова // 30.04.2019 10:30:47«Мәдәни мохит» гомумдәүләт проекты үз эченә түбәндәгеләрне ала: яңа төзелгән һәм капиталь төзекләндерелгән, заманча җиһазланган мәдәният оешмалары санын арттыру, мәдәният өлкәсендә иҗади һәм идарәче кадрларның квалификациясен күтәрү.

«Мәдәни мохит» гомумдәүләт проекты үз эченә түбәндәгеләрне ала: яңа төзелгән һәм капиталь төзекләндерелгән, заманча җиһазланган мәдәният оешмалары санын арттыру, мәдәният өлкәсендә иҗади һәм идарәче кадрларның квалификациясен күтәрү.
Шушы максаттан республикада мәдәният оешмаларының 4 объектын төзү (реконструкцияләү, реновацияләү); кимендә 10000 мәктәп укучысы өчен 4 мәдәни-белем бирү программасы оештыру; 22 мәдәният оешмасын заманча җиһазлар белән тәэмин итү; милли электрон китапханәгә кертү өчен 100 китап ядкәрен санлаштыру; елына бер чарадан да ким булмаган онлайн-трансляцияләрне тәэмин итү һәм аны «Мәдәният. РФ" порталына урнаштыру; мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны (программаларны) тормышка ашыру өчен 2 һәвәскәр иҗат коллективына һәм 12 коммерция карамагында булмаган оешмага дәүләт ярдәме күрсәтү каралган.
#национальныепроекты
#нац.проекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
"Кызыл таң" гәзитеннән алынды.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: