Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
21 Май 2019, 13:28

Урман шаулап үссен!

Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы гамәлгә ашырылучы “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада "Яшел Башкортстан" акциясенең тәүге йомгаклары ясалды.

Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы гамәлгә ашырылучы “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада "Яшел Башкортстан" акциясенең тәүге йомгаклары ясалды.
- Без - "яшел республика", әмма шәһәрләрдә яшеллек һәм агачлар арасында яшәү өчен тагын да тырышасы бар әле, - диде бу хакта республика җитәкчесе Радий Хәбиров бүген Хөкүмәттә узган киңәшмәдә. - Шуңа да киләсе елда да "Яшел Башкортстан" акциясен үткәрүгә әзерлекне бүген үк башларга кирәк. Көзен зур үсентеләр утыртуны оештырабыз. Шәһәр һәм районнарда яңа аллеяләр барлыкка киләчәк.
Республика урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, 27 апрельдә башланган экология акциясендә 5,2 мең гектарда агач үсентесе утыртылган.
Еллык план буенча агач утырту эшләре дәвам итә. Булачак урманнар мәйданын 7,3 мең гектарга җиткерү күз уңында тотыла. Шул ук вакытта, узган елда утыртылганнарын эшкәртү дә дәвам итә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/urman-shaulap-s-r/
!Фото: "Башинформ" агентлыганнан
#национальныепроекты; #зеленаябашкирия
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: