Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
21 Май 2019, 13:35

Үзебезгә дә җитә, чит илләргә дә китә

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Идрис Сәетгалиев // 20.05.2019 12:58:44Башкортстан азык-төлек экспортын 230 миллион долларга җиткерү максатын куя.

Башкортстан азык-төлек экспортын 230 миллион долларга җиткерү максатын куя.
Хәбәр ителүенчә, Русия Президенты Владимир Путинның “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең дәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы, гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Шушы проектлар арасында “Халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерү” дип аталганы да бар. Башкортстанга әлеге юнәлешне камилләштерү өчен алты ел дәвамында федераль казнадан 5 миллиард сумга якын акча бүленәчәк.
Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларыннан күренүенчә, былтыр республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 6,6 процентка артты һәм 5,4 миллиард доллар тәшкил итте. Республика экспорты структурасында чимал, нефть химиясе, машина төзелеше продукциясе өстенлек итә. Соңгы вакытта гомум күләмдә чимал булмаган продукциянең артуы күзәтелә.
Авыл хуҗалыгы продукциясе белән Башкортстан үзен тулысынча тәэмин итә. Ул гына да түгел, республика чит төбәкләргә дә байтак азык-төлек сата. Атап әйткәндә, ашлык, мал һәм кош ите, сөт үз ихтыяҗларыбызга караганда күбрәк җитештерелә. Башкортстан Иран, Мисыр, Төркия, Израиль, Азәрбайҗан, Бангладеш, Германия, Латвия, Бельгия, Согуд Гарәбстаны, Литва, Шри-Ланка, Монголия, Белоруссия, Казахстанга үз продукциясен озата. Узган елда, мәсәлән, азык-төлек экспорты күләме барлыгы 76,3 миллион долларлык булса, агымдагы елда аны 91 миллионга җиткерү максаты куелды. Ә инде 2024 елда Башкортстан 230 миллион долларлык продукция сатуга исәп тота.
Дөнья базарындагы тенденцияләрне тиешенчә өйрәнеп, авыл хуҗалыгы җитештерүен арттыру буенча булган барлык мөмкинлекләрне эшкә җигеп, моңа ирешеп булачак, дип исәпли белгечләр. Киләчәктә безнең республика экспортта ашлык өлешен киметә барып, үсемлек майларына, шикәргә һәм ихтыяҗ белән файдаланучы башка товарларга өстенлек бирәчәк.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/zebezg-d-it-chit-ill-rg-d-kit/
Фото: pixabay.com
Идрис Сәетгалиев.
#Национальныепроекты
#Нац.проекты
#Региональныепроекты
#ВладимирПутин
Читайте нас: