Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
22 Май 2019, 11:04

"Санлы чыганак" эшли башлады "Санлы чыганак" эшли башлады

Көнүзәк // Гөлия Гәрәева // 21.05.2019 19:15:29Кичә Уфада эшли башлаган "Газ. Нефть. Технологияләр" XXVII халыкара форумы кысаларында "Роснефть"нең "Санлы чыганак" мәгълүмат системасы эшчәнлегенә старт бирелде.

Кичә Уфада эшли башлаган "Газ. Нефть. Технологияләр" XXVII халыкара форумы кысаларында "Роснефть"нең "Санлы чыганак" мәгълүмат системасы эшчәнлегенә старт бирелде.
Тантанада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм "Башнефть"нең идарә рәисе Андрей Шишкин катнашты. Әлеге проект нефть чыгару һәм логистиканың барлык тармакларын үз эченә ала. Ул ерактан торып идарә итү объектлары санын 60 процентка арттырачак.
Радий Хәбиров нефть, газ, химия буенча Русиянең башка төбәкләренең һәм чит илләрнең экспозицияләре белән танышты.
Шулай ук, күргәзмәдә "Башнефть", "Роснефть", "Лукойл" һәм башка безнең предприятияләрнең эшчәнлеге дә күрсәтелгән иде.
Германия, Италия, Швейцария, Кытай, Һиндстан, Польша, Япония һәм башка илләрдән килгән делегатлар бу өлкәдә төрле юнәлешләр буенча тәҗрибә уртаклашты.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/sanly-chyganak-eshli-bashlady/
Читайте нас: