Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
24 Май 2019, 14:32

Һөнәри белем алучыларга мөмкинлекләр арта

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Юлия Төхбәтуллина // 23.05.2019 10:56:51Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында коммерциягә карамаган оешмаларга һөнәри белем бирүнең конкурентлыкка сәләтен үстерүгә федераль грант алу мөмкинлеге туа. Башкортстанда әлеге җәһәттән "Яшь профессионаллар" төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында коммерциягә карамаган оешмаларга һөнәри белем бирүнең конкурентлыкка сәләтен үстерүгә федераль грант алу мөмкинлеге туа. Башкортстанда әлеге җәһәттән "Яшь профессионаллар" төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Федераль грант конкурс сайлап алуы нәтиҗәсендә түбәндәге чараларны гамәлгә ашыру өчен биреләчәк:
- Югары һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча укучы барлык гражданнарга да төрле мәгариф оешмалары һәм платформалары тарафыннан тәкъдим ителгән онлайн-курсларга ирекле керү мөмкинлеген тәэмин итү (280 миллион сум акча бүленәчәк);
- "Русия Федерациясендә заманча санлы белем бирү мохите" мәгълүмат ресурсында укучыларның индивидуаль портфолиосын булдыру мөмкинлеген тудыру (20 миллион сум акча бүленәчәк);
- 2024 елга югары белем программалары буенча белем алучыларның 20 проценттан ким булмаганына аерым курслар, шул исәптән, башка мәгариф оешмаларының, әзерлек сыйфаты дөньяви дәрәҗәгә туры килгән университетларның ресурсларын файдаланып, онлайн-курслар үтүен тәэмит итү (500 миллион сум).
Конкурста катнашу өчен оешма, документлар кабул ителә башлаган көннән алып, 30 календарь көн эчендә Русия Фән һәм мәгариф министрлыгына заявка җибәрергә тиеш.
#национальныепроекты
#нац.проекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/-n-ri-belem-aluchylarga-m-mkinlekl-r-arta/
Фото: bash.news сайтыннан.
Читайте нас: