Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
24 Май 2019, 16:55

Республикада 30 остаханә ачыла

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Зульфия Фатхтдинова // 23.05.2019 14:44:25“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда “Яшь профессионаллар (Һөнәри белем бирүнең конкурентлыкка сәләтен үстерү)” төбәк проекты паспорты расланган. Заманча матди-техник базалы остаханәләрнең саны артуы аның бер күрсәткече булып тора. 2024 елга республикада аларның саны 50гә җитәчәк.

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда “Яшь профессионаллар (Һөнәри белем бирүнең конкурентлыкка сәләтен үстерү)” төбәк проекты паспорты расланган. Заманча матди-техник базалы остаханәләрнең саны артуы аның бер күрсәткече булып тора. 2024 елга республикада аларның саны 50гә җитәчәк.
Агымдагы елда Ворлдскиллс Русия компетенцияләре буенча һөнәри белем бирү оешмалары базаларында 30 заманча остаханә булдырылачак. Остаханәләр “Сәнгать, дизайн һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе”, “Төзелеш”, “Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр”, “Сәнәгать һәм инженерлык технологияләр”, “Авыл хуҗалыгы”, “Социаль өлкә” юнәлешләре буенча булачак. Бу максаттан федераль бюджеттан 138 миллион сум акча бүленәчәк.
Русия Мәгариф министрлыгы быел федераль бюджеттан грантлар бирү өчен сайлап алу конкурсы оештырды. Безнең республикадан 6 колледж бәйгене уңышлы үтте. Болар — Уфа технология һәм дизайн, Башкортстан архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык, Уфа машиналар төзү, Аксен агросәнәгать, Стәрлетамак күппрофильле һөнәри белем бирү, Уфа радиоэлектроника, телекоммуникация һәм хәвефсезлек колледжлары.
#национальныепроекты
#нац.проекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/respublikada-30-ostakhan-achyla/
Читайте нас: