Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
27 Май 2019, 17:51

IT өлкәсендәге яңа башлангычлар популярлык яулый

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Гөлия Гәрәева // 24.05.2019 12:50:55Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм "Ачык республика" системасының эшчәнлеге мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты IT өлкәсендәге башлангычлар турында мәгълүмати проектка старт бирде. Әлеге проект IT өлкәсендә ниндидер нәтиҗәләргә ирешкән якташларыбызның эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат биреп баруга нигезләнгән. Проектның максаты — халыкны бу өлкәдәге башлангычлар белән таныштыру һәм бу авторларга төрлечә ярдәм күрсәтү.

Республиканың Мәгълүматлаштыру һәм "Ачык республика" системасының эшчәнлеге мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты IT өлкәсендәге башлангычлар турында мәгълүмати проектка старт бирде. Әлеге проект IT өлкәсендә ниндидер нәтиҗәләргә ирешкән якташларыбызның эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат биреп баруга нигезләнгән. Проектның максаты — халыкны бу өлкәдәге башлангычлар белән таныштыру һәм бу авторларга төрлечә ярдәм күрсәтү.
Тимур Мәкъсүтов — “tour102.ru” проекты авторы. “Республиканың турлар тәкъдим итү реестры” — Башкортстандагы туризмга битараф булмаган, аны үстерүгә көч салган якташларыбызны берләштерүче төркем ул.
— Махсус программа төзегәч, республикадагы ял итү базаларын, шифаханәләрне, балалар лагерьларын шушы программага кертә башладым. Шул ук вакытта беркемгә таныш булмаган урыннарга да игътибар иттем. Берникадәр вакыттан соң бу сайт республикада турлар эзләүчеләр арасында зур популярлык яулады. Проект кирәкле ял итү урынына бару өчен генә ярдәм итми, аның бәясен ачыклауга, тиз арада кирәкле урынны табуга да булышлык итә, — ди ул.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/it-lk-send-ge-ya-a-bashlangychlar-populyarlyk-yaulyy/
Читайте нас: