Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
27 Май 2019, 17:55

Республиканың иң яхшы чәчтарашлары билгеләнде

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Зульфия Фатхтдинова // 24.05.2019 15:12:34Уфада “Үз һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсы узды.

Уфада “Үз һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсы узды.
Кичә Уфада “Үз һөнәре буенча иң яхшы” республика һөнәри осталык конкурсының “Иң яхшы чәчтараш” номинациясе үтте. Анда Уфа, Сибай шәһәрләренең, Миякә, Бакалы, Чакмагыш һәм Иглин районнарының иң оста чәчтарашлары көч сынашты.
"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган бу чараның төп максаты — хезмәт күрсәтү өлкәсенә яшьләрне җәлеп итү, аларның осталыгын камилләштерү, хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтләрен арттыру , шулай ук үз һөнәренә иҗади караш булдыру.
Республика гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Фәнүр Шәйхисламов, бәйгедә катнашучыларны сәламләп, чәчтараш һөнәренең һәр заманда да бик кирәкле һөнәр булуын ассызыклады.
— Менә шуның өчен дә аны яшьләр арасында популярлаштырырга кирәк. Бәйге мәйданчыгында тәҗрибә уртаклашу һәм иң яхшы эш осталары булу аеруча файдалы, — диде Фәнүр Рәфис улы.
Республика Дизайнерлар һәм чәчтарашлар берлеге рәисе Татьяна Десяткина бәйгедә катнашучыларның һөнәри осталыгын һәм белемен билгеләп үтте. Шулай ук, ул бүген төрле яңа юнәлешләре булган һөнәри стандартлар барлыгын ассызыклады, ерак районнардан килгән чәчтарашларга рәхмәт белдерде.
Конкурста катнашучылар берничә этапта көч сынашты: укладка белән хатын-кыз һәм ир-егет чәчен кисү, хатын-кызга кичке прическа ясау һәм теория буенча сынау тоту.
Киеренке ярышлардан соң иң-иңнәр билгеле булды. Беренче урынга Иглин районы чәчтарашы Евгения Хафизова, икенче урынга Миякә районыннан Нәфисә Рәхмәтуллина, өченче урынга Уфа кызы Гүзәл Сәйфуллина чыктылар.
Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова, җиңүчеләрне тәбрикләп, дипломнар тапшырды. Шулай ук, аларга акчалата премия дә биреләчәк: беренче урынга — 50, икенчегә — 30, өченче урынга 15 мең сум каралган.
#национальныепроекты
#нац.проекты
#региональныепроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: