Үзән
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
31 Май 2019, 14:16

Авыл бизнесына — дәүләт ярдәме

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Юлия Төхбәтуллина // 30.05.2019 11:50:30"Кече һәм урта бизнеска һәм шәхси эшкуарларга ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда фермерлык хәрәкәтен һәм авылда кооперацияне үстерүгә 2024 елга кадәр 2,1 миллиард сумнан күбрәк финанс җәлеп ителәчәк.

"Кече һәм урта бизнеска һәм шәхси эшкуарларга ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда фермерлык хәрәкәтен һәм авылда кооперацияне үстерүгә 2024 елга кадәр 2,1 миллиард сумнан күбрәк финанс җәлеп ителәчәк.
Күптән түгел Русия Хөкүмәте кабул иткән карар кысаларында республикада югарыда телгә алынган ике юнәлешне федераль һәм урындагы казнадан финанслау чаралары каралды. Республикада "Фермерларга ярдәм итү системасы булдыру һәм авыл кооперациясен үтстерү” төбәк проекты тормышка ашырыла башлады. Быел шушы максатларга 318,2 миллион сум, шул исәптән федераль бюджеттан 311,8 миллион сум, акча бүленәчәк.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бу средстволарны өч юнәлеш буенча бүлү каралган. Фермер хуҗалыкларына ул грантлар рәвешендә биреләчәк. Якынча йөзгә якын грант каралган һәм аның суммасы, бизнес-планга карап, өч миллион сумга җитүе ихтимал.
Калган ике юнәлеш субсидия рәвешендә биреләчәк. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына узган финанс елында тотынылган чыгымнарның бер өлешен субсидия рәвешендә кайтарып алу мөмкинлеге булачак.
Шулай ук, авыл хуҗалыгы кооперацияләренә һәм фермерларга ярдәм итү юнәлешләре буенча компетенция үзәге дә үз эшчәнлекләрен башкаруда тотынылган чыгымнарның бер өлешен федераль һәм республика казналарыннан бүленгән акча исәбенә кайтарачак.
Әлеге вакытта республикада 200дән артык авыл хуҗалыгы кооперативы эшли. Грант һәм субсидияләр алуга документлар кабул итү башланды.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/avyl-biznesyna-d-l-t-yard-me/
Фото: adept-pruellage.ru
Читайте нас: