Үзән
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
31 Май 2019, 14:11

Сөт кухнялары кирәк!

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Резида Вәлитова // 30.05.2019 11:18:04Русия Президенты Владимир Путинның май указларындагы бурычларны гамәлгә ашырып, "Демография" гомумдәүләт проектына ярашлы чараларның берсе буларак, республикада сәламәт туклану мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Уфадагы сөт кухнялары тәҗрибәсе бөтен республикага таратыла. Тиздән шундый ук туклану предприятиесе Стәрлетамакта ачылачак.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларындагы бурычларны гамәлгә ашырып, "Демография" гомумдәүләт проектына ярашлы чараларның берсе буларак, республикада сәламәт туклану мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Уфадагы сөт кухнялары тәҗрибәсе бөтен республикага таратыла. Тиздән шундый ук туклану предприятиесе Стәрлетамакта ачылачак.
Республикада өч яшькәчә 150 меңнән артык бала яши. Алар экологик яктан чиста һәм файдалы сөт ризыкларына мохтаҗ. Уфада сөт кухняларына ихтыяҗ зур. Аларны эшләтү өчен шәһәр бюджетыннан 19 миллион сум акча бүлү каралган.
Сөт кухнялары аз керемле гаиләләрне генә тәэмин итеп калмый, аның продукциясе ирекле сатуга да чыгарыла. Узган елда Диета һәм балалар туклануы үзәгендә сөт азыклары товар әйләнеше 51 миллион сум тәшкил иткән.
1 июльдән Стәрлетамак шәһәрендә дә сөт фабрика-кухнясы эшли башлаячак. Анда заманча җиһазландырылган өч цех булачак.
Тәүлегенә 5 тоннага кадәр сөт җитештерү куәтенә ия сөт фабрика-кухнясы 15 төр табигый ризык, аена 1,5 миллионнан артык порция чыгарырга тиеш. Шул рәвешле, аз керемле гаиләләрдәге өч яшькәчә 1400 тирәсе сабыйны һәм коммерция нигезендә 11 меңнән артык баланы сөт азыклары белән тәэмин итү каралган.
Проектка Стәрлетамак, Салават, Ишембай, Мәләвез шәһәрләре дә керә. Аны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 19 миллион сум акча бүленгән. Ул корылмалар, продукцияне ташу өчен транспорт сатып алуга, капиталь ремонт үткәрүгә юнәлтелгән.
Якын киләчәктә Нефтекама, Октябрьский, Сибай һәм Белорет шәһәрләрендә дә мондый кухнялар булачак.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/s-t-kukhnyalary-kir-k/
!Фото: "Башинформ"
Читайте нас: