Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
5 июнь 2019, 11:27

Сайлау комиссияләре ничек эшләячәк?

Сайлау-2019 // Резеда Галикәева // 04.06.2019 12:50:118 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү чорына республикада сайлау комиссияләренең эш режимы расланды.

8 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү чорына республикада сайлау комиссияләренең эш режимы расланды.
Аңа ярашлы, республика Үзәк сайлау комиссиясе 31 майдан 6 сентябрьгә кадәр эш көннәрендә — 9.00-18.00, ял һәм бәйрәм көннәрендә — 10.00-18.00 сәгатькә, 20 июньдә документлар кабул итү өчен 9.00-24.00 сәгатькә кадәр, 7 сентябрьдә иртәнге 9дан мәгълүмат кабул итеп һәм тапшырып беткәнчегә кадәр эшлячәк.
Территориаль сайлау комиссияләре 5 июньнән 23 июльгә кадәр эш көннәрендә — 9.00-18.00, ял һәм бәйрәм көннәрендә — 10.00-18.00 сәгатьтә, 24 июльдән 6 сентябрьгә кадәр — 14.00-20.00, ял һәм бәйрәм көннәрендә — 10.00-18.00 сәгатьтә, 5-7 сентябрьләрдә мәгълүматларны тапшырып бетергәнчегә кадәр эшләячәк.
Участок сайлау комиссияләре 1 августтан 6 сентябрьгә кадәр эш көннәрендә — 16.00-20.00, ял һәм бәйрәм көннәрендә — 10.00-18.00 сәгатьтә, 7 сентябрьдә сайлаучыларның әле яшәгән урыны буенча тавыш бирү өчен сайлаучылардан гариза кабул итү өчен 9.00-13.00, сайлаучылар исемлеген төзү һәм территориаль сайлау комиссиясенә мәгълүмат тапшыру өчен 13.00-17.00 сәгатьтә эшләячәк.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/vybory-2019/saylau-komissiyal-re-nichek-eshl-yach-k/
Фото: nord-news.ru
Читайте нас: