Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
6 июнь 2019, 12:35

Ел саен ике кинозал ачылачак

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Фәнүз Хәбибуллин. // 05.06.2019 14:00:532018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында”гы Указга кул куйды.

2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында”гы Указга кул куйды.
Ел саен Башкортстанның район үзәкләрендә һәм кече шәһәрләрендә "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча ике кинозал ачарга планлаштыралар. Кино фонды линиясе буенча бер залга җиһазлар сатып алуга 5 миллион сум бүленә.
-- Без ел саен кино фондына кинозаллар җиһазландыруга заявка бирәбез. Республика моның өчен бина бирә, кирәк булса, анда ремонт үткәрә. Проект буенча экранга, трансляция һәм тавыш җиһазларына акча бүлеп бирелә, ел саен ике кинозал алырга планлаштырабыз, - ди мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм республиканың быелга заявкасы алдан хуплануын белдерде.
Проект 500 меңгә кадәр кеше яшәүче торак пунктларда тормышка ашырыла. Әлеге кинозалларда, эре шәһәрләрдәге кебек үк, тамашачылар фильмның премьераларын да күрә алачак. Субсидия алу өчен эшкуарлар да гариза бирә ала, республикада уңышлы мисаллар бар.
Министр сүзләренә караганда, Башкортстан районнарында 20дән артык заманча кинозал бар. Төбәк бу күрсәткеч буенча ил лидерлары бишлегенә керә.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/el-saen-ike-kinozal-achylachak/
Фото: ТАСС сайтыннан.
Читайте нас: