Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
7 июнь 2019, 14:22

Республикада сәләтле балалар өчен үзәк ачыла

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Зульфия Фатхтдинова // 06.06.2019 11:47:41Ул Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Ул Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Сочи “Сириус”ы моделе буенча булдырылачак үзәккә 300 мең сумга якын акча тотылачак.
Сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәген ачу Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Яңа үзәк инженерлык лицее базасында ачылачак.Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Сочидагы “Сириус” белем бирү үзәге моделе буенча төзеләчәк үзәкне җиһазландыру өчен 300 мең сумга якын акча тотылачак.
2018 елның 29 мартында Башкортстан Хөкүмәте белән “Талант һәм уңыш” фонды арасында республика балалары һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади потенциалын тормышка ашыру һәм үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул кулды.
“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында узган елның октябрендә Мәгариф министрлыгы, “Һәр баланың уңышы” федераль проектына ярашлы, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәкләре төзүгә сайлап алу конкурсында катнашып, 283,6 мең сум грант отты.
Әлеге үзәк төбәкнең сәләтле яшьләренә һәм балаларына белем бирү, интеллектуаль эшчәнлек, сәнгать, физик культура һәм спорт өлкәләрендә сәләтле балаларны ачыклау һәм ярдәм күрсәтүдә төбәк системасын үстерү өчен уңай шартлар тудыруга булышлык итә. Үзәк гомуми белем бирү һәм югары белем бирү учреждениеләрен туплаучы заманча белем бирү мохите булып тора.
Үзәкнең белем бирү юнәлешләре һәм программасы бик бай. Фән юнәлешенә социаль-гуманитар, физика-математика, мәгълүмати-технология, химия-биология, лингвистика, табигый-графика, проект эшчәнлеге керсә, спорт буенча фехтование, грек-рим көрәше һәм көрәш төрләре булачак. Шулай ук балаларга сынлы сәнгать өлкәсендә дә талантларын үстерергә мөмкинлек булачак.
Әлеге вакытта төбәк үзәген булдыру өстендә эш бара, аны агымдагы елның октябрь-ноябрь айларында ачу планлаштырыла.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/respublikada-s-l-tle-balalar-chen-z-k-achyla/
Фото "Башинформ"нан алынды.
Читайте нас: