Архангель районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы итеп Илшат Әминев тәгаенләнде.
Бу хакта бүген республика җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте.
Муниципалитетны җитәкләгән элекке башлык Александр Комзалов үз теләге белән отставкага киткән.
Илшат Әминев 1993 елда БДАУны тәмамлаган. 2012 елда кандидатлык диссертациясен яклаган. 2006 елдан 83 санлы һөнәри лицей директоры һәм Башкортстан агросәнәгать колледжы җитәкчесе вазыйфаларын башкарган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/arkhangel-rayonynda-ya-a-it-kche/