Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
12 июнь 2019, 19:04

Владимир Путин Русия көне белән котлады

Бәйрәм белән! // Фәнүз Хәбибуллин. // 12.06.2019 12:23:35Ил Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменә Русия көне белән котлап телеграмма җибәрде.

Ил Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменә Русия көне белән котлап телеграмма җибәрде.
Анда болай диелә:
“Хөрмәтле Радий Фәрит улы!
Сезне Русия көне белән котлыйм.
Бу бәйрәм илебез гражданнарының барлык буыннарын да азатлык кыйммәтләренә һәм гаделлеккә, Ватанга намуслы хезмәт итүгә берләштерә. Без үзебезнең бөек тарихка лаек булырга, ата-бабаларыбызның батырлыгын һәм каһарманлыгын олыларга, Ватаныбызны чын күңелдән яратырга һәм аның иминлеге, чәчәк атуы хакына намус белән хезмәт итәргә тиеш.
Сезгә уңышлар һәм иминлек телим.”
Шулай ук, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменә Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев һәм Федераль Җыелышның Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан да котлау телеграммалары килде.
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/byrm-beln/vladimir-putin-rusiya-k-ne-bel-n-kotlady/
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: