Башкортстанда 2024 елга кадәр "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты буенча 18 балалар поликлиникасы һәм бала тудыру йорты ремонтланачак. Шулай ук, 220 берәмлек җиһаз сатып алыначак.
- 2024 елга кадәр "Сәламәтлек саклау" гомүмдәүләт проектының "Балалар сәламәтлеген үстерү" проекты чаралары белән балалар поликлиникаларының матди-техник базасын ныгыту каралган, барысы 227 берәмлек җиһаз сатып алыначак.
18 балалар поликлиникасын һәм бала тудыруга ярдәм итү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә балалар поликлиникаларын төзү планлаштырылган, - дип хәбәр итәләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгы.
"Балалар сәламәтлеген үстерү" төбәк проектын гамәлгә ашыруга 2019 елда Башкортстан Хөкүмәте 1 миллиард 700 миллион сумнан артык акча юнәлтәчәк, шуның 300 миллион сумы федераль бюджеттан бүленәчәк.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/balalar-s-lam-t-bulsyn/
Фото: futurerussia.gov.ru