Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
17 июнь 2019, 11:52

Иң оста пешекчеләр һәм икмәк пешерүчеләр бездә булачак!

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Зульфия Фатхтдинова // 13.06.2019 11:17:03Уфа тармак технологияләре колледжы базасында “Пешекче эше” һәм “Икмәк пешерү” компетенцияләре буенча лабораторияләр ачылды.

Уфа тармак технологияләре колледжы базасында “Пешекче эше” һәм “Икмәк пешерү” компетенцияләре буенча лабораторияләр ачылды.
Президент Владимир Путинның май указына ярашлы, 2018 елда Русиядә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Шул максаттан республикада “Яшь профессионаллар” (Һөнәри белем бирүнең көндәшлеккә сәләтен үстерү) төбәк проекты гамәлгә ашырыла.Бу максаттан 11 июньдә Уфа тармак технологияләре колледжы базасында “Пешекче эше” һәм “Икмәк пешерү” компетенцияләре буенча лабораторияләр ачылды.
Заманча стандартларга һәм алдынгы технологияләргә ярашлы югары квалификацияле эшче кадрлар һәм белгечләр әзерләү максатында әлеге колледж базасында махсуслаштырылган үзәк булдырылган иде. “Пешекче эше” һәм “Икмәк пешерү” компетенцияләре буенча эшләүче үзәк заманча укыту мәйданчыгы булып тора, ул Ворлдскиллс Русия стандартларын исәпкә алып җиһазландырылган.
Махсуслаштырылган үзәк өчен бүленгән акчага “Пешекче эше” компетенциясе буенча — 10, һәм “Икмәк пешерү” компетенциясе буенча 5 эш урынына югары технологияле заманча җиһазлар алынган.
Алынган җиһазлар әлеге компетенцияләр буенча “Яшь профессионаллар” Ворлдскиллс Русия чемпионатында һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Абилимпикс”та катнашучылар өчен күнекмәләр базасы сыйфатында кулланылачак.
Мәйданчыкны күргәзмә имтиханнар үткәрү максатында башка һөнәри белем бирү оешмалары да кулланачак. “Пешекче эше” компетенциясе буенча беренче имтиханнар 17 июньдә башлана.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/i-osta-peshekchel-r-m-ikm-k-pesher-chel-r-bezd-bulachak/
ФОТО:https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/4c6/4c66cb782c853b7188bc461f894a80ee.jpg
Читайте нас: