Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
17 июнь 2019, 11:38

Республика Башлыгы вазыйфасына кандидат теркәлде

Сәясәт // Ример Насретдинов // 15.06.2019 22:01:03Русия Дәүләт думасы депутаты Иван Сухарев ЛДПР партиясеннән Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидат итеп рәсми рәвештә тәкъдим ителде. Карар партиянең төбәк бүлекчәсенең 50нче чираттан тыш конференциясендә кабул ителде.

Русия Дәүләт думасы депутаты Иван Сухарев ЛДПР партиясеннән Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидат итеп рәсми рәвештә тәкъдим ителде. Карар партиянең төбәк бүлекчәсенең 50нче чираттан тыш конференциясендә кабул ителде.
Иван Сухарев партия әгъзалары һәм чакырылган кунаклар белән үзенең сайлау алды программасы белән уртаклашты. Аның пунктлары социаль һәм икътисади мәсьәләләргә, салымнар җыю һәм республика халкының теге яки бу категорияләре өчен ташламалар кертүгә кагыла. Шулай ук, Иван Сухарев җыелышта катнашучыларга сайлау алды проектын да җиткерде.
- 2019 елның 8 сентябрендә Башкортстан Башлыгын сайлау билгеләнгән. Бу вазыйфага сайлансам, "Халык боерыклары" проектына гражданнар туплауны игълан итәм, — диде кандидат.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, утырышта катнашучылар Иван Сухарев кандидатурасын бертавыштан хуплады.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/respublika-bashlygy-vazyyfasyna-kandidat-terk-lde/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/5fc/5fce71174dbfae103ca3d6ceb72a655c.jpg
Читайте нас: