Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
17 июнь 2019, 14:20

Студентлар өчен кампус? Нәрсә ул?

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Резеда Галикәева // 17.06.2019 11:50:31Республика Хөкүмәтендә Уфада вузара студентлар кампусы төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.

Республика Хөкүмәтендә Уфада вузара студентлар кампусы төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.
Яңа структураны төзү “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Белем бирү экспорты” федераль проектын гамәлгә ашыру белән бәйле. Кампус — белем бирү, спорт, китапханә зоналарын, шулай ук коворкинглар һәм конференц-залларны эченә алган күпфункцияле үзәк проекты.
— Әлеге вакытта республика территориясендәге вузларны белем бирүне экспортлаучы вузлар исемлегенә кертү эше бара. Шуңа бәйле рәвештә, югары уку йортлары тулай торакларында урыннарны арттыру буенча чаралар күрү зарур.
Моннан тыш, әлеге проект төбәктә югары белемнең җәлеп итүчәнлеген арттырачак һәм, гомумән, территория үсешенә булышлык итәчәк, — диде Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова.
Кампус төзү студентларга яшәү һәм уку өчен уңайлы шартлар тудыруга, студентлар санын арттыруга, шул исәптән чит илләрдән килгәннәрен дә, икътисадның база тармакларын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә булышлык итәчәк.
#национальныйпроект
#нацпроект
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/studentlar-chen-kampus-n-rs-ul/
Фото: ngs70.ru
Читайте нас: