Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
21 июнь 2019, 13:28

Биш уку йорты – Фәннәр академиясенең база мәктәбе

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Фәнүз Хәбибуллин. // 20.06.2019 09:37:16Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Фән" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда биш мәктәп “Русия Фәннәр академиясенең база мәктәпләре” федераль проектында катнашачак. Проект кысаларында мәктәпләрнең төбәк фәнни үзәкләре һәм Русия Фәннәр академиясе вәкиллекләре, шулай ук алдынгы фәнни институтлар һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлеген җайга салу планлаштырыла.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Фән" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда биш мәктәп “Русия Фәннәр академиясенең база мәктәпләре” федераль проектында катнашачак. Проект кысаларында мәктәпләрнең төбәк фәнни үзәкләре һәм Русия Фәннәр академиясе вәкиллекләре, шулай ук алдынгы фәнни институтлар һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлеген җайга салу планлаштырыла.
Уфа, Стәрлетамак һәм Нефтекамадагы биш мәктәп фән һәм югары технологияләр өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм өйрәтүгә юнәлдерелгән “Русия Фәннәр академиясенең база мәктәпләре” федераль проектында катнаша. Бу хакта Башкортстан Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.
“Проектта Стәрлетамакның 1нче гимназиясе, Нефтекаманың 1нче лицее, Уфаның 64нче гимназиясе, 83нче лицее, 93нче физика-математика лицее катнаша”, - диелә хәбәрдә.
Проектта катнашу талантлы балаларны ачыклау һәм укыту, аларның фән һәм югары технологияләр өлкәсендә уңышлы карьера булдыруга юнәлтелгән максималь уңай шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
“Русия Фәннәр академиясенең база мәктәпләре” проекты Русия Фәннәр акаддемиясе президенты Александр Сергеев һәм мәгариф министры Ольга Васильева башлангычы буенча әзерләнгән. Аны сынауда 32 төбәк катнаша. Мондый форматтагы мәктәпләр өстәмә белем бирү һәм мәктәптән тыш эшләр үзәкләре булыр, университетлар һәм предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәр, шулай ук укучыларны академик үзәкләр белән үзара бәйләнештә тикшеренү проектларына җәлеп итү мөмкинлеген тәэмин итәр дип планлаштырыла.
“Фән” гомумдәүләт проекты максатлары нигезендә, 2024 елда Русия фәнни-технологик үсеш приоритетлары белән билгеләнә торган өлкәләрдә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр гамәлгә ашырылучы әйдәүче илләр бишлегенә керергә тиеш. Русия һәм чит ил әйдәүче галимнәренең, шулай ук яшь перспективалы тикшеренүчеләрнең Русиядә эшләве өчен уңайлы шартлар тудырылырга, фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә эчке чыгымнар арттырылырга тиеш.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы указга кул куйды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/bish-uku-yorty-f-nn-r-akademiyasene-baza-m-kt-be/
Фото: ТАСС сайтыннан.
Читайте нас: