Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
24 июнь 2019, 12:50

2024 елга кадәр 13 үзәк ачылачак

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Фәнүз Хәбибуллин. // 20.06.2019 09:44:53Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында Башкортстан җитәкчелеге 2024 елга кадәр “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында онкология амбулатор ярдәменең 13 үзәген булдырачак, аларның дүртесе быел ук ачылачак. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин хәбәр итте.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында Башкортстан җитәкчелеге 2024 елга кадәр “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында онкология амбулатор ярдәменең 13 үзәген булдырачак, аларның дүртесе быел ук ачылачак. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин хәбәр итте.
Онкология авырулары белән көрәш “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының өстенлекле бурычларының берсе булып тора. Алты елда яман шеш авыруларыннан үлүчеләр санын 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү планлаштырыла. Бу максатка ирешү өчен триллион сумга якын акча юнәлтеләчәк. Бу акчаның күп өлеше Русия халкын халыкара клиник рекомендацияләр һәм дәвалау беркетмәләре нигезендә заманча дару препаратлары белән тәэмин итүгә тотылачак.
Башкортстанда онкология амбулатор ярдәменең 13 үзәген ачу каралган, алар районара онкология үзәкләре базасында төзеләчәк. Быел Уфа, Кумертау, Нефтекама һәм Октябрьский шәһәрләрендә шундый дүрт үзәк ачыла.
Шулай ук онкология белән авыручыларны махсус дарулар белән тәэмин итү өчен 1 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк. Алдагы елларда бу сан 300 миллион сумга якын тәшкил иткән.
Моннан тыш, Республика балалар клиник дәваханәсен реконструкцияләү планлаштырыла. "Балалар онкологиясе һәм гематология корпусын планлаштырабыз. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белән берлектә әлеге проектны шәхсән үзе җитәкли. Төзелеш эшләрен 2020-21 елларда башларга ниятләнә", - дип сөйләде Забелин.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча республика якынча 16 миллиард сум акча алачак, шуларның 10,5 миллиард сумы - федераль бюджеттан.
Гомумдәүләт проекты 2024 елга кадәр эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем күрсәткечләрен (100 мең кешегә 350 очракка кадәр) киметүне, беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларында кадрлар кытлыгын бетерү, барлык гражданнарга профилактик медицина тикшерүләре үткәрүне күздә тота. Русиядә проектны гамәлгә ашыруга 2019-24 елларда 1,7 триллион сумнан артык акча тоту планлаштырыла.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы указга кул куйды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/2024-elga-kad-r-13-z-k-achylachak/
Фото: ТАСС сайтыннан.
Читайте нас: