Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
25 июнь 2019, 12:17

Бердәм транспорт картасы гамәлгә кертелә

Сәясәт // Ример Насретдинов // 24.06.2019 21:41:31Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Төзелеш һәм транспорт сәгате» форматында киңәшмә үткәрде, анда җәмәгать пассажир транспортында йөрү өчен «Алға» бердәм транспорт картасын файдалануга тапшыруга әзерлек каралды.

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Төзелеш һәм транспорт сәгате» форматында киңәшмә үткәрде, анда җәмәгать пассажир транспортында йөрү өчен «Алға» бердәм транспорт картасын файдалануга тапшыруга әзерлек каралды.
Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов 1 июльдән картаның шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларында җәмәгать транспортының барлык төрләрендә түләү мөмкинлеге белән этаплап кертелә башлаячагын хәбәр итте.
Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, беренче этапта сатуга 200 мең карта кертеләчәк. Аларны «Уфа-печать» киоскларында, «Бәйрәм», «Башспирт», «Альдо», «Батыр» кибетләрендә, шулай ук Саклык банкы бүлекләрендә сатып алырга мөмкин булачак.
Ә 1 сентябрьдән мобиль кушымта эшли башлаячак һәм халык өчен, йөрү ешлыгын һәм ераклыгын исәпкә алып, төрле тарифлар кертеләчәк.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/berd-m-transport-kartasy-gam-lg-kertel/
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан
Читайте нас: