Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
25 июнь 2019, 12:14

Яшь һөнәр ияләре лагерьда ял итә

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Зульфия Фатхтдинова // 21.06.2019 10:51:04“Ворлдскиллс юниорлары” дигән I Республика профильле сменасы оештырылды.

“Ворлдскиллс юниорлары” дигән I Республика профильле сменасы оештырылды.
Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы, 2018 елда Русиядә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Шул максаттан республикада “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Быел яшь һөнәр ияләре өчен беренче тапкыр “Ворлдскиллс юниорлары” дигән I Республика профильле сменасы оештырылды.
Лагерьда республика мәктәпләрендә белем алучы “Ворлдскиллс юниорлары” ял итәчәк һәм тәҗрибә туплаячак. 10 көн дәвамында 8 компетенция: “Мобиль кушымта булдыру”, “Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык булдыру”, “ Космик системалар инженерлыгы”, “Коткару эшләре”, “”Мобиль робот техникасы“, “Пилотсыз авиация системасын эксплуатацияләү”, "Мода технологиясе”, “Мебель җитештерү” буенча осталык дәресләре үтәчәк. Укучылар белән Ворлдскиллс стандартлары буенча укытылган экспертлар эшләячәк.
Сменада катнашучыларга һөнәри мохиткә эләгү, үзләрен нинди дә булса һөнәрдә сынап карау һәм остазы кушкан эшне үзаллы башкару мөмкинлеге булачак. Мондый тәҗрибә кызлар һәм егетләргә киләчәктә һөнәр сайлау өчен зур этәргеч бирә. Шул ук вакытта бу WorldSkills Russia чемпионаты хәрәкәтендә катнашучы яшь һөнәр ияләрен ярышларга әзерләү сменасы да булып тора.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/yash-n-r-iyal-re-lagerda-yal-it/
ФОТО:https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/d83/d83f07c9c3aa47e58cf9a153738a48c2.jpg
Читайте нас: