Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
2 июль 2019, 11:59

Уфада калдыклар эшкәртү мәйданчыгы төзеләчәк

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Фәнүз Хәбибуллин. // 29.06.2019 11:11:58"Рудерис" һәм "САХ" предприятиеләре Уфада калдыкларны эшкәртүнең 2,8 миллиард сумлык автоматлаштырылган мәйданчыгын төзиләр. Бу хакта Уфа шәһәре мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Рудерис" һәм "САХ" предприятиеләре Уфада калдыкларны эшкәртүнең 2,8 миллиард сумлык автоматлаштырылган мәйданчыгын төзиләр. Бу хакта Уфа шәһәре мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"Ике юнәлеш күздә тотыла: каты көнкүреш калдыкларын автоматлаштырылган эшкәртү һәм сортировкалау буенча комплекс, полимерларны һәм икенчел ресурсларны эшкәртүнең инновацион автоматлаштырылган комплекс төзү. Беренче проектны гамәлгә ашыру бәясе 1,2 миллиард сум тәшкил итә, икенчесе - 1,6 миллиард сум", - диелә хәбәрдә. Яңа производствода өстәмә 380 эш урыны булдырылачак.
"Проект карарлары "Экология" гомумдәүләт проектының югары стандартларына туры килә. Эшкәртү һәм сортировкалау куәте елына 400 мең тонна тәшкил итәчәк", - диделәр шәһәр хакимиятендә.
Полимерларны һәм икенчел ресурсларны эшкәртү комплексын эшләтеп җибәрү икенчел ресурсларны үтилләштерү бурычын хәл итәчәк, әле Башкортстанда мондый технологияләр һәм производстволар юк.
1 гыйнвардан Русиядә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча реформа старт алды, аның кысаларында чүп-чар белән эш итү өчен җаваплылык төрле вак компанияләрдән конкурс буенча власть сайлап алган эре төбәк операторларына күчте. Операторларның эш хакын капларга тиешле калдыкларны чыгаруга яңа тарифлар билгеләнде, тариф түләү квитанциясендәге аерым юл белән чыгарылды.
Калдыклар белән эш итүне реформалауның максатчан күрсәткечләре "Экология" гомумдәүләт проектына салынган. Аны гамәлгә ашыру барышында 2024 елга сәнәгать эксплуатациясенә гомум егәрлеге 37,1 миллион тонна булган калдыкларны эшкәртү объектларын кертү планлаштырыла. Проект бурычларын үтәүгә барлыгы 4,041 триллион сум акча юнәлтү планлаштырыла.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/ufada-kaldyklar-eshk-rt-m-ydanchygy-t-zel-ch-k/
Фото: ТАСС сайтыннан.
Читайте нас: