Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
3 июль 2019, 11:35

Башкортстан спортчылары Русия чемпионатында 12 медаль яулады!

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Энҗе Ибраһимова. // 02.07.2019 15:10:2427-30 июньдә Уфа билбау көрәше буенча Русия чемпионатында катнашты. Әлеге чемпионат Владимир Путинның май указын үтәү максатында "Спорт – тормыш нормасы" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

27-30 июньдә Уфа билбау көрәше буенча Русия чемпионатында катнашты. Әлеге чемпионат Владимир Путинның май указын үтәү максатында "Спорт – тормыш нормасы" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Башкортстан спортчылары өч алтын һәм тугыз бронза медаль яулады.
Төбәкнең Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, Уфаның Батыр урта мәктәбе укучысы Рөстәм Арсланов ирекле стильдә алтын медаль яулады (100 килограммнан артык авырлык категориясендә). Артур Зөлкарнәев (75 килограмм) классик стильдә алтын медальгә ия булды. Классик стильдә тагын бер "алтынны" Туймазы спортчысы Рәзил Шабиев (62 килограмм) яулады.
Өченче урынга Айгиз Имаев, Виталий Балянов, Александр Репалов, Роксана Җамалиева, Алсу Гыйниятуллина, Яна Шорохова, Илфак Ибәтуллин, Рөстәм Исламов, Дмитрий Балянов лаек булдылар.
Бәйгедә 25 төбәктән 300дән артык спортчы көч сынашты.
Русиянең - Спорт, Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары, “Башкортстанның Көрәш һәм билбау көрәше спорт федерациясе” төбәкара җәмгыяте чараның оештыручылары булып торды.
Ярышлар “Динамо” стадионында узды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/bashkortstan-sportchylary-rusiya-chempionatynda-12-medal-yaulady/
Фото: mmpsrb.ru сайтыннан.
Читайте нас: