Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
3 июль 2019, 11:28

Башкортстанның алты балалар бакчасы грант отты!

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Юлия Төхбәтуллина // 30.06.2019 15:41:15Конкурста җиңү бәхетенә Русиянең 40 балалар бакчасы лаек булды. Аларның алтысы - Башкортстанныкы.

Конкурста җиңү бәхетенә Русиянең 40 балалар бакчасы лаек булды. Аларның алтысы - Башкортстанныкы.
Әлеге программа Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Мәгълүм булуынча, илнең һәр җиңүче балалар бакчасы 1 миллион 230 мең сум грант алачак. Әлеге чаралар 3 яшькә кадәр балалары булган әти-әниләргә психолог-педагог, диагностик, консультатив ярдәм үзәкләре инфрастуктурасын булдыруга юнәлтеләчәк.
Һәр әти-әни балаларны тәрбияләү һәм укыту мәсьәләсендә белгечләрнең консультатив ярдәмен алу мөмкинлегенә ия булачак.
Конкурс җиңүчеләре арасында: Уфаның 309, 209, 51 санлы балалар бакчалары, Стәрлетамак шәһәренең - 87нче, Бәләбәйнең 36нчы һәм 39нчы бакчалары кергән.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/bashkortstanny-alty-balalar-bakchasy-grant-otty/
Фото: KakProsto.ru
Читайте нас: