Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
4 июль 2019, 11:50

“Мин сезнең әкиятегезне күп тыңладым!”

Сәясәт // 04.07.2019 08:08:15 Республика җитәкчесе Радий Хәбиров подъездлар ремонтлаудагы сүлпәнлекне бетерү бурычын куйды.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров подъездлар ремонтлаудагы сүлпәнлекне бетерү бурычын куйды
Оператив киңәшмә барышында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Торатауда үткән сабантуйны оештыручыларга рәхмәт белдерде. 50 мең кеше җыелган чарада бер генә җәмәгать тәртибен бозу очрагы да теркәлмәгән. Республика җитәкчесе, шулай ук, бу бәйрәмнең ел саен үткәреләчәген ассызыклады.
Ике ел эчендә республикада 7,5 мең урынлык 53 мәктәпкәчә балалар учреждениесе сафка кертеләчәк. Бу хакта Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин белдерде.
Әлеге вакытта 12 балалар бакчасы иске бинада урнашкан. Быел ук 29 объект эшкә кушылачак. Шуларның икесе — Уфада, тагы да Күмертау, Бәләбәй, Белорет, Борай, Зианчура, Краснокама, Күгәрчен, Мәчетле, Салават, Чакмагыш, Стәрлетамак, Уфа районнарында. Киләсе елда исә 3890 урынлык 24 балалар бакчасы төзеләчәк.
Ләкин бу объектлар төзел-гәннән соң да балалар бакчасына мохтаҗлык калачак. Өстәмә рәвештә 169 мәгариф объекты, шул исәптән 65 балалар бакчасы, төзергә кирәк булачак. Әле республикада балалар бакчасына путевка алырга 88 мең сабый чиратта тора, шуларның 25 меңе — ясле яшендә.
Башкортстанда подъездлар ремонтлау программасы кысаларында күпфатирлы йортлардагы 4000 подъезд ремонтланырга тиеш. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Борис Беляев белдерде. Әлеге вакытка 1123 подъезд ремотланырга тиеш булса да, бу эшләр 620сендә генә башкарылган. Радий Хәбировка графиктан бу кадәр артта калу ошамады, ул чиновникның чыгышын тәнкыйть утына тотты.
— Программаны башлаганда ук җитешсезлекләр күп булды, мин моны беркайчан да онытмаячакмын. Графиктан ике тапкыр артта каласыз, бу — гадәттән тыш хәл, дип исәплим. Мин сезнең әкиятегезне күп тыңладым. Ни өчен графикны үтәмисез? Төбәк операторы ни белән шөгыльләнә? Аның ничә урынбасары бар? Җиде? Хезмәт хаклары күпме? 300 миллион сум аванска акча бүлгәннәр. Бу акчаны бүлгән ке-шенең исем-фамилиясен әйтегез. Урынбасарларын куып таратыгыз, алар монда утыручылардан да күбрәк хезмәт хакы ала, — диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе подъездларда ремонтның сыйфатсыз үткәрелүе турында шикаятьләр килүен хәбәр итте. Югыйсә, программаны гамәлгә ашыруга җитәрлек күләмдә акча бүленгән.
Ул подъездлардагы да, юллардагы чокыр-чакырлар ремонтларын да үзе даими тикшереп йөри. Һәм бик күп җитешсез-лекләрне күрә. Әлеге киңәшмәдә Радий Хәбиров Уфаның Октябрь районы башлыгы эше белән канәгатьсезлеген белдерде. Атап әйткәндә, Сипайловода ихата-ларның тәртипсез хәлдә булуын бәян итте. Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафинга ул, башкала районнары башлыклары белән Учалыга яисә Ишембайга барып, анда тәртип урнаштыру буенча алдынгы тәҗрибәне карап кайтырга тәкъдим итте. Учалыда чүп-чар табып булмый, ә Сипайловода бөтен җирдә төзелеш калдыклары аунап ята, билгә кадәр үлән үсеп утыра...
— Ике ай элек мин бу хакта кисәткән идем инде. Ишетүче юк. Бер айдан соң тагын барып караячакмын. Шушы вакыт эчендә тәртип урнаштырыгыз. Ә Октябрь районы хакимияте башлыгына әйтегез: мин аның белән эшлә-мәячәкмен, хөкүмәт учреждениеләрендә йөрмәсен дә, — диде Радий Хәбиров.
Республикада 24 укучы мотлак булган ике фәннән БДИ тапшырмаган өчен аттестат алмаячак. Былтыр андыйларның саны 9 гына булган. Радий Фәрит улы аларны күз уңыннан яздырмаска, ярдәм итәргә кушты.
Быел барлыгы 19787 укучы Бердәм дәүләт имтиханы тапшырган. Шушы чорда ун кеше төрле сәбәпләр белән имтиханнан чыгарып җибәрелгән. Имтиханны 100 баллга тапшыручылар саны — 109. Шуларның 68е укуларын республикадан читтә — Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Казанда дәвам итәргә ниятли.
Оператив киңәшмәдә, шулай ук, ихаталарда балалар мәйдан-чыклары торышы, торак пунктларда сөт кухнялары эшен оештыру һәм продукциягә алдан заказ бирү өчен мобиль кушымта кертү турында да сүз булды.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/min-sezne-kiyategezne-k-p-ty-ladym-/
ФОТО:https://kiziltan.rbsmi.ru/upload/iblock/03c/03c0d33c3eab63d78f9a1f357eac2df2.jpg
Читайте нас: