Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
5 июль 2019, 12:56

Сөт эчкән бала сәламәт була

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Резеда Галикәева // 04.07.2019 12:14:11Ел ахырына кадәр республикада “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында сөт кухнялары челтәре ачылачак. Алар Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Сибай, Нефтекама һәм Белоретта урнашачак.

Ел ахырына кадәр республикада “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында сөт кухнялары челтәре ачылачак. Алар Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Сибай, Нефтекама һәм Белоретта урнашачак.
Элек махсус продукция Уфада гына җитештерелә иде, 1 июльдән Стәрлетамакта да эшли башлады. Хәзер чын эремчекләрне, йогуртларны һәм кефирны Салават, Стәрлетамак, Ишембай һәм Мәләвез районнары ата-аналары да ала алачак. Уңайлылык өчен муниципалитетларда продукция бүлә торган җиде нокта эшли. Якын көннәрдә товар Авыргазы районына һәм Күмертауга да китереләчәк.
Сибайда, Нефтекамада, Белоретта һәм Октябрьскида сөт кухнялары 31 декабрьгә кадәр ачылырга тиеш. Шул рәвешле 15,5 мең бала табигый продукция белән тәэмин ителәчәк. Бу — әлеге азыкны түләүсез алырга хокуклы булган яшь ярымнан өч яшькә кадәрле балаларның 69,2 проценты. Калган ата-ана аны сатып алырга мөмкин.
Сөт кухняларының сайты да бар. Килешү төзегәннән соң ата-ана, баласын теркәп, алдан заказ биреп, шәхси номер буенча продукт ала ала.
#национальныйпроект
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/s-t-echk-n-bala-s-lam-t-bula/
Фото: news.rufox.ru
Читайте нас: