Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
5 июль 2019, 16:42

Владимир Путин Италиядә очрашулар үткәрде

Сәясәт // Энҗе Ибраһимова. // 05.07.2019 12:28:49Кичә Римга бер көнлек визит барышында Русия Президенты Владимир Путин Рим Папасы Франциск, Италия Президенты Серджо Маттарелла һәм республика Премьер-министры Джузеппе Конте белән очрашты.

Кичә Римга бер көнлек визит барышында Русия Президенты Владимир Путин Рим Папасы Франциск, Италия Президенты Серджо Маттарелла һәм республика Премьер-министры Джузеппе Конте белән очрашты.
Лидерлар сәяси, сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә Русия-Италия хезмәттәшлегенең төп мәсьәләләре, шулай ук актуаль халыкара һәм төбәк темалары буенча фикер алышты.
Владимир Путин һәм Джузеппе Конте Русия-Италия гражданнар җәмгыятьләре диалогы форумы утырышында да катнаштылар.
Шулай ук Владимир Путин, Италиягә визитының рәсми программасы тәмамлангач, Рим аэропортында илнең экс-премьеры, "Алга, Италия!" партиясе рәисе Сильвио Берлускони белән кыскача дустанә очрашу уздырды. Сәясәтчеләр әңгәмәсенең эчтәлеге үзләре арасында гына калган.
REGNUM агентлыгы хәбәр иткәнчә, элегрәк Италия басмасына биргән интервьюсында Путин 82 яшьлек Берлусконины дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип атады. Ул билгеләп үткәнчә, Берлускони Италия мәнфәгатьләрен халыкара аренада яклаган чын лидер булып тора.
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/vladimir-putin-italiyad-ochrashular-tk-rde/
Фото: #ВладимирПутин
Читайте нас: