Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
8 июль 2019, 12:03

Авария хәлендәге торак фонды мониторингланачак

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Энҗе Ибраһимова. // 05.07.2019 11:01:41Мәгълүм булуынча, Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметү өстендә күләмле эш алып барыла. Шул уңайдан Башкортстанда яңа учреждение – Яшәргә яраксыз торак фонды мониторингы үзәге булдырылган.

Мәгълүм булуынча, Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметү өстендә күләмле эш алып барыла. Шул уңайдан Башкортстанда яңа учреждение – Яшәргә яраксыз торак фонды мониторингы үзәге булдырылган.
Аның җитәкчесе итеп Рөстәм Идрисов билгеләнде. Яңа учреждение Башкортстанда яшәргә яраксыз торак фондын бетерүгә бәйле чараларны мониторинглауга һәм тормышка ашыруга тотынды да инде.
Яшәргә яраксыз торак фондын мониторинглау үзәге муниципалитетлар белән берлектә тузган һәм яшәргә яраксыз күпфатирлы йортлар реестрын формалаштыру белән дә шөгыльләнәчәк.
Шулай ук, яңа учреждениегә муниципалитетлар тарафыннан күпфатирлы йортлар төзүгә, яки гражданнарны күчерү өчен торак урыннар сатып алуга төзелә торган контрактларның үтәлешен мониторинглау функцияләре бирелде. Шул ук вакытта учреждение күпфатирлы йортлар төзүнең барышын һәм срокларын саклауга аерым игътибар бирәчәк.
Шуның белән бергә, яңа учреждение хезмәткәрләре гражданнарны күчерү буенча программаларны гамәлгә ашыру максатларында төзелүче күпфатирлы йортларның төзелеш-монтаж һәм бизәкләү эшләрен башкаруның сыйфатын да тикшерәчәк.
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/avariya-kh-lend-ge-torak-fondy-monitoringlanachak/
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: