Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
9 июль 2019, 17:04

Радий Хәбиров - Стәрлетамакта

Икътисад // Ример Насретдинов // 09.07.2019 13:39:30Стәрлетамакның "Станоклар төзү" фәнни-җитештерү берләшмәсе Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның бүгенге эш сәфәренең беренче пункты булды.

Стәрлетамакның "Станоклар төзү" фәнни-җитештерү берләшмәсе Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның бүгенге эш сәфәренең беренче пункты булды.
Совет елларында заводта 5500дән артык кеше эшләгән, бүген анда 800 кеше эшли.
"Станоклар төзү" фәнни-җитештерү берләшмәсенең башкарма директоры Александр Стерхов предприятиенең Русия территориясендә тулы җитештерү циклы булган бердәнбер завод булуын сөйләде. Станоклар, нигездә, "Ростех" дәүләт корпорациясе предприятиеләренә озатыла.
Радий Хәбиров предприятиенең җитештерү мәйданчыкларын карады, эш шартлары һәм хезмәт хакы белән кызыксынды. Ул предприятие перспективаларын югары бәяләде һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга игътибар итәргә кушты.
Республика җитәкчесе, шулай ук, яшь белгечләрне эшкә җәлеп итүгә дә игътибар юнәлтте.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/radiy-kh-birov-st-rletamakta/
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: