Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
11 июль 2019, 17:55

Ихаталар көлеп торсын!

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Резеда Галикәева // 08.07.2019 14:47:11Быел “Башкортстан ихаталары” республика программасы эшли башлады.

Быел “Башкортстан ихаталары” республика программасы эшли башлады.
Ул "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Моның өчен 1 миллиард 788 миллион сум бүленә. Барлыгы 400 ихата ремонтланачак. Резервта тагы да 54 ихата исәпләнә. Ремонт бәясенең 94 процентын — республика бюджеты, 5 процентын — муниципалитетлар, 1 процентын халык түли.
Ихаталарны төзекләндерүнең мотлак эшләренә резиналы түшәмә җәелгән балалар мәйданчыгы, контейнер урыны төзү, яшелләндерү, машина кую урыны эшләү, яктырту приборлары, эскәмияләр, чүп савытлары, видеокүзәтү урнаштыру, асфальтлау керә.
— 229 урында эшләр башланды, төзекләндереләчәк ихаталарның 82 проценты подрядчы оешмалар белән тәэмин ителде. Бүген халыктан шикаятьләр дә килә: подрядчы объектка керде, әзерләде һәм икенчесенә китте, дип зарлана күпләр. Район хакимияте башлыклары эшне көйләсен иде, югыйсә, берничә муниципалитетта программаның үтәлмәү куркынычы бар, — диде бүгенге оператив киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Борис Беляев.
Бу мәсьәләгә республика җитәкчесе дә игътибар юнәлтте. Хакимият башлыклары кайсы ихаталарны төзекләндерергә кирәклеген, бу эшнең ничек баруын шәхси контроленә алырга тиеш, диде ул. Шулай ук, ихатаны кем карап тотарга тиешлеген да билгеләү зарур. Киләсе елга “Башкортстан ихаталары” программасын финанслау быелгы дәрәҗәдә калачак.
Социаль челтәрләрдә гражданнар белән эшләү буенча төркем җитәкчесе Елена Прочаковская белдерүенчә, халык әлеге программага бик шат. Программа кешеләрне берләшергә мәҗбүр иткән. Ул, шулай ук, урыннардан килгән шикаятьләргә дә тукталды.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/ikhatalar-k-lep-torsyn/
!Фото: Башинформ
Читайте нас: