Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
16 июль 2019, 11:25

Утырыш - башкорт телендә

Кырмыскалы район Советының утырышы үткәрелде. Башкортстан Республикасының “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Законны тормышка ашыру чикләрендә, ул башкорт телендә алып барылды.

Кырмыскалы район Советының утырышы үткәрелде. Башкортстан Республикасының “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Законны тормышка ашыру чикләрендә, ул башкорт телендә алып барылды.
Утырышны Совет рәисе З.Х.Котлыева ачты. Муниципаль район хакимиятенең эшләргә идарә итүчесе Ф.Ф.Котлыбаев ел саен үткәрелә торган “Иң төзек ихата” район конкурсының тәртибендәге үзгә­решләр турында сөйләде. Аңа ярашлы, ихатаның тышкы йөзе, йорт алдындагы биләмәнең төзеклеге, гадәти булмаган дизайнер проекты, йортның һәм ихатадагы каралтыларның милли үзенчәлеге бәһаланачак. Депутатлар аны игътибар белән тыңлады һәм конкурсны үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирделәр.
Мәгариф бүлеге начальнигы Г.М.Исән­баева үзенең чыгышында яшь­ләр сәясәте өлкәсендә чаралар үткәргәндә муниципаль бюджет исәбенә финанслау һәм чыгымнар нормасының тәртибе турында бәян итте. Депутатлар шулай ук бу тәртип өчен тавыш бирделәр һәм аны расладылар.
Муниципаль район Советы депутаты Рита Хисмәтуллинаны туган көне белән котлау Совет утырышының иң дулкынландыргыч мәле булгандыр.
- Утырышның бу юлы башкорт телендә үткәрелүенә без шатбыз. Ул телне попу­лярлаштыра, аны файдалану өлкәсен арттыра. Киләчәктә дә чаралар мондый форматта үткәрелсә, яхшы булыр иде, - диде утырыштан соң депутат Галинур Котлыгилдин.
- Шулай ук башка чараларны да ике телдә алып барырга мөмкин. Ул тәүдә рус телендә барса, теләге булганнар туган телендә сөйли алачак, - диде район хаки­миятенең эшләргә идарә итүчесе Ф.Ф.Кот­лыбаев.
Әлфия Әхмәдуллина.
Автор фотолары.
Читайте нас: