Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
23 август 2022, 09:05

Нигезе фәндә булсын!

17 августта Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Фән сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Анда республика үсешенең фәнни нигезләренә игътибар юнәлтелде.

Нигезе фәндә булсын!
Нигезе фәндә булсын!

Көн тәртибендә дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең үсеш перспективалары, шулай ук төбәктә офтальмология кластеры булдыру каралды.

Республика Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов хәбәр иткәнчә, Уфада вузара студентлар кампусын булдыру буенча инвестпроектлар сайлап алуда катнашу өчен гариза әзерләнгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча федераль үзәк республикага проектны гамәлгә ашыру өчен бүлеп бирәчәк финанслау күләмен билгеләячәкләр. Объектлар комплексын проектлаштыру быел ук башланачак дип планлаштырыла.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Башкортстанда офтальмология кластерының үсеш перспективаларын карады.

Төбәк җитәкчесе киләсе «Фән сәгате»нә республика вузларының Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Приоритет 2030» стратегик академия лидерлыгының федераль программасында катнашуы турында доклад әзерләргә кушты. Сентябрьдә әлеге проектта катнашу өчен университетларны сайлап алуның яңа этабы старт ала.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

"Кызыл тан" сайтыннан алынды.

Нигезе фәндә булсын!
Нигезе фәндә булсын!
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: