Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
24 август 2022, 09:05

Чыршылар янында, нарат йортларда

Бер генә атна шулай яшәсәң иде!  

Чыршылар янында, нарат йортларда
Чыршылар янында, нарат йортларда

Гафури районының Җилем табигый паркы территориясендә Толпар авылы янында “LIPA DA IVA“ глэмпингы ачылган.

Проект авторлары – Яна һәм Руслан Исхаковлар. Алар табигать шартларында сервис һәм уңайлылык белән бергә экологик ял итү мөмкинлекләрен берләштергән. Эшкуарлар 2018 елда Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында 2021 елда район хакимияте башлыгының “Эшкуарлык сәгате”ндә катнашкач, бу проектны тормышка ашыру идеясе белән яна башлый.

“Җылы, уңайлы атмосферада тынычлык хисе тоярдай, үзеңне ишетеп, табигать хозурлыгы белән икәүдән-икәү генә калырдай урын булдыру максатын куйдык “, – ди алар.

“LIPA DA IVA“га килүчеләрне 32 квадрат метр мәйданда бер-берсеннән 20 метр ераклыкта урнашкан 8 сафари-тентлар көтә. Һәр сафари-тент биек платформада урнашкан. Аннан тирә-якка искиткеч гүзәл манзара ачыла.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

"Кызыл тан" сайтыннан алынды.

Чыршылар янында, нарат йортларда
Чыршылар янында, нарат йортларда
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: