Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
25 август 2022, 08:56

Җир бар, инвесторны табасы калды

Башкортстанның Үсеш корпорациясендә сәнәгать производстволарын үстерү белән кызыксынган инвесторларга чираттагы ирекле инвестицион мәйданчыкны тәкъдир иттеләр. 1,99 гектар мәйданлы җир кишәрлеге Нефтекама шәһәренең төньяк өлешендә урнашкан.

Җир бар, инвесторны табасы калды
Җир бар, инвесторны табасы калды

- Әлеге инвестицион мәйданчык бизнес үсеше өчен бик перспективалы локация булырга мөмкин. Ул уңайлы транспорт чишелеше белән тәэмин ителгән һәм тимер юл станциясенә һәм елга портына якын урнашкан. Объектның географик яктан уңайлы булуын да билгеләп үтәм.

Нефтекама өч республика: Башкортстан, Татарстан һәм Удмуртия чигендә урнашкан, бу берничә күрше төбәкләрдән потенциаль клиентлар агымын үзенә тарта, - дип аңлатты Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Шәһәр чикләрендә җир участогы булу сәбәпле, ул газ, электр, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру мөмкинлеге белән дә тәэмин ителгән.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин
"Кызыл тан" сайтыннан алынды.

Җир бар, инвесторны табасы калды
Җир бар, инвесторны табасы калды
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: