Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
26 август 2022, 09:05

Юлларда тәртип урнаштырыла

Уфа - Бөре - Яңавыл автомобиль юлында 342 берәмлек яңа юл билгесе һәм индивидуаль проектлау һәм стандарт төркем күрсәткечләре барлыкка килде.

Юлларда тәртип урнаштырыла
Юлларда тәртип урнаштырыла

Урнаштыру буенча эшләрне «Башкиравтодор» акционерлар җәмгыятенең юл ремонт-төзелеш идарәләре башкарды. Барлык билгеләр «Ремстройдормаш» заводында җитештерелде.

Элегрәк Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров «Башкиравтодор» компаниясе үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәргән иде. Ул билгеләп үткәнчә, предприятие юл тармагында әйдәп баручы булып тора. Республиканың 23 763 чакрым озынлыктагы автомобиль юлларында эшләр башкара. Шуларның 2 811,8е - төбәк әһәмиятендәге юллар, 10 733,3е - муниципальара һәм 10 218,4е урындагы юллар.

– «Башкиравтодор» компаниясенең устав капиталында өлешнең 60 проценттан артыгы Башкортстан Республикасына карый, 33,4 проценты - «Региональ фонд» акционерлар җәмгыятенә. Бүгенгә предприятие 11,9 миллиард сумлык дәүләт контрактларын башкара. Алар арасында яңа һәм бик мөһим объектларны төзү һәм реконструкцияләү, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Шуны да искәртик: бу юлда юл-транспорт һәлакәтләре күп булу сәбәпле, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар күрергә кушты. Шулай ук ел саен трассаның аерым участоклары «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты буенча норматив хәлгә китерелә.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин
"Кызыл тан" сайтыннан алынды.

Юлларда тәртип урнаштырыла
Юлларда тәртип урнаштырыла
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: