- Лизинг - бизнеска ярдәм итүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бүген лизинг шартлары аркасында предприятиене түбән бәяле җиһазлар белән модернизацияләргә мөмкин. Ташламалы лизингның иң төп өстенлеге процент ставкаларында, бу - үзебезнең ил җиһазлары өчен 6 процент һәм чит ил җиһазлары өчен 8 процент, - дип билгеләп үтте Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
"Башкортстан Республикасының төбәк лизинг компаниясе" җәмгыяте Башкортстанда гына түгел, бөтен Руссия буенча микро һәм кече бизнес компанияләренә ярдәм күрсәтә.
Лизинг алучыга, яки лизинг алучы кергән компанияләр төркеменә максималь ярдәм күләме 50 миллион сумнан артмаска тиеш. Чит лизинг компанияләренә мөрәҗәгать иткәндә түләү графикларын һәм лизинг шартнамәсе гамәлдә булган бөтен срок өчен килешү буенча арттырып түләү суммасын чагыштырырга тәкъдим ителә.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин
"Кызыл тан" сайтыннан алынды.
Фото: pravitelstvorb.ru