Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
1 сентябрь 2022, 09:05

Йөрәгегезне саклагыз!

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Балтач дәваханәсе пациентларның сәламәтлеген тикшерүче 14 данә электрокардиографик модуль системалары белән тәэмин ителгән.

Йөрәгегезне саклагыз!
Йөрәгегезне саклагыз!

ЭКГ-модульләр ярдәмендә табиблар һәм фельдшерлар пациентны кабул итү вакытында ук кардиограмма төшерә һәм аны белгечләргә консультацияләр өчен җибәрә алачак. Бу пациентны карауны күпкә тизләтергә мөмкинлек бирә.

- ЭКГ-модульләрне куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалауда хаталар җибәрмәскә, гамәлдәге маршрутлаштыру нигезендә пациентларны вакытында медицина эвакуациясен тәэмин итәргә, кардиоавыручыларга карата госпитальгә кадәрге этапта дәвалауда дөрес тактика сайларга мөмкинлек бирә, - ди үзәк район дәваханәсе баш табибы Салават Гыйльметдинов.

Моннан соң Балтач районының ерак авылларында яшәүче пациентлар да сыйфатлы тикшеренү уза алачак.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

"Кызыл тан" сайтыннан алынды.

Йөрәгегезне саклагыз!
Йөрәгегезне саклагыз!
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: