Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова күптән түгел Аскын районына эш сәфәре барышында Кубияз авылының яңа мәдәният учагы белән танышты.
Клуб “Кече Ватан мәдәнияте” программасында катнашкан. Федераль проект грантының гомум суммасы 3 миллион 766 мең сумга баскан.
“Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында без ел саен егермеләгән мәдәният объектын яңартабыз. Ә “Кече Ватан мәдәнияте” программасы буенча 15 авыл клубының матди-техник базасы яңартыла. Кубияз авылы мәдәният йортының да матди-техник базасы тулысынча яңа сулыш алган. Биредә 6 түгәрәктә 83 кеше шөгыльләнә”, – ди Әминә Шәфыйкова.
Аның әйтүенчә, октябрьдә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Кашка авылында клуб ачылачак. “Әле анда капиталь ремонт эшләре бара”, – ди министр.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин
"Кызыл тан" сайтыннан алынды.